“Әҗәлдән башкага дәва бар”- халык аны Яхъя бабай, «безнең доктор» дип йөртә

-- Лейла

“Дәваланыр өчен Германия, Израиль хастаханәләренә барырга кирәкми. Дару – аяк астында. Иренмичә җыярга гына кирәк“, – ди Әгерҗе районының Красный Бор авылында яшәүче 95 яшьлек Яйла Ишиков. Халык аны Яхъя бабай, “безнең доктор” дип йөртә. Ярдәм сорап, аңа хәтта чит илләр­дән дә шалтыраталар икән.

“Туберкулездан 40 минутта дәвалап була”

Урманга чыгып китсә, бабай­ның көннәр буе йөри торган га­дәте бар икән. Үләнгә хәтта төнлә дә бара. Шу­ңа күрә килер алдыннан, урманга чыгып китә күрмәгез инде, дип алдан кисәтеп куйдык. Без килгәндә, үзе генә түгел иде. Ярдәм сорап, Ульян төбәгеннән килгән­нәр.

– Бервакыт түндербаш төнәт­мәсе турында сорап, Австриядән үк шалтыраталар. Апалары Ижауда яши икән, минем турында шу­ның аша белгәннәр. Биреп җи­бәр­дем, эчкәч, шеше беткән. Рәх­мәт әйтеп шалтыратты. Әле менә түндербаш үләненнән 19 өч литрлы банка дару ясап куйдым. Былтыр әзерләгән 90 литры бик тиз бетте. Табиблар авыруларны минем янга җибәрә. 100 граммын 200 сумга бирәм, – дип сөйли ул. – Әҗәлдән башка, бөтен нәрсәгә дә дәва бар. Моның өчен Израиль, Германиядәге хастаханә­ләргә барырга кирәкми. Андагы табиблар үзләре шулай ди. Израиль табибларына үзем капчыклап үлән җибәрәм. Безгә авыруларыгызны җибәрмәгез, акчаларын гына әрәм итәләр, ди таныш табибым. Мин җыйган үлән белән 66 кешене гепатиттан дәвалаганнар.

Яхъя бабай бу эш белән утыз елдан артык шөгыльләнә инде. Бе­рәүне дә кире бормый, барысын да кабул итә. Гангрена, бавыр, үпкә чире… Исемлек бик озын. Үзе әйтүен­чә, хастаханәдә айлар буе авырып, үлемен көтеп ятканнарга да булыша. Туберкулездан шыр сөяккә калып, ай ярым хастаханәдә яткан баланы аякка бастыра.

– Туберкулезны 40 минут эчен­дә җиңәргә була, баланы үзем дә­валыйм, дип, табибларга әйтеп карадым. Ярдәмне кабул итмәгәч, әти­сенә улын тизрәк хастаханәдән алып чыгарга куштым. Ике көнлек гомере калган иде. Үзем әзерләгән порошокны биргәч, 40 минуттан ул инде ашар­га сорый башлады. Хәзер эш­ләп йөри, сау-сәламәт, – дип сөй­ли ул. – Бөек Новгородтагы 20 ел гонорея чире белән интеккән ир дә шөкер итеп яши. Чит ил клиникаларында дәва таба алмагач, аптырап килгән иде.

Яшен сугар, борчылма!

Тумышы белән Грузиядән ул. Үзен татар төреге дип атый. 1944 елда Сталин репрессияләре чорында Үзбәкстанга сөргәннәр. Ун ел буе концлагерьда булырга туры килгән аңа. Шунда аягына аткан булганнар. Хәрәкәтсез калган аягын, еллар үткәч, үзе дәвалаган. Үз­бәкстанда өйләрен яндыргач, 1981 елда хатынының тугына ягына – Әгерҗе районының Уразай авылына күченеп кайтканнар. Анда яшәгәннән соң, Красный Бор авы­лының суына кызыгып, әлеге авылда йорт салганнар.

Яхъя бабайның дәвалау сәлә­те бик күптән ачылган. Яшь вакытында төшендә ак сакаллы бер бабай аны үзе белән ияртеп алып китә. “Бөтен җирдә – чәчәк, мә­чет­ләр, азан тавышлары яңгы­рый. Теге бабай икенчесенә әйтә: “Менә мин син сораган малайны алып килдем”, – ди. Тегесе, алайса, син аны укыт, диде. Мин шунда сүрәләр укыдым. Уянып киткәч, үземне өч көн буе начар хис иттем. Мулла чакырткач кына уңай­ландым”, – дип искә ала ул.

Әгерҗегә күченеп кайткач, теге бабай аның төшенә тагын керә. Сул ягыңны яшен сугар, курыкма, ди. Дөрес әйткән була, печәнгә барган җирдә яшен суга. Биш минут җирдә яткач, сикереп торып, болыннан бер кочак мәтрүшкә җыя. Менә шушы хәлдән соң ке­шеләрне дәвалый башлый. Аягын нинди үлән белән дәваларга ки­рәклеген дә төшендә күрсә­тәләр. Су буендагы “Илья Муромец” дигән үләнне җыеп, аны иттарткычтан чыгарып, авырткан аягына бәйли, шулай итеп, чирне оныта.

Йолкысаң, файдасы юк

Урманга кергәнче, бабай башта бер-ике сүрә укый икән. Үләннәрне бисмилла әйтеп, биш-алты сантиметр озынлыкта кисеп ала. Йолкып җыйсаң, файдасы да, дәвасы да булмый, ди.

Иң беренче булып ул ашказаны җәрәхәтен дәвалый. Зәңгәр күкчә­чәк (синюха голубая) белән саз кип­кәрен (сушеница бо­лот­ная) эчеп, өч атнада аны го­мер­леккә оны­тып була икән. Гепатиттан кара чина үләне ярдәм итә. Түн­дер­баш­ны да эчәр­гә киңәш итә. Анысын 240 көн буе эчсәң, организм авырулардан чистарына, ди.

– Минем китап укыган юк. Уйланып йөрим дә, үлән исеме искә тө­шә. Чәчәген, тамырын, сабагын җыям. Киптерәм, төнәтмәләр ясыйм. Алар турында мәгъ­лүмат­ны дәфтәргә теркәп барам. Менә чыршы күркәсе әзерләдем әле. Ул инсульт һәм үпкә ялкынсынудан булыша. 3 литр банкага 600 грамм күр­кәне турап салам, шуңа ике аш кашыгы бал һәм спирт тутырам. Ике атна тоткач, бер ай буе көнгә өч тапкыр 20 тамчы эчәсе. Бездә үсми торган үләннәрне Иркутскидагы “Шалфей” җәмгыятен­нән соратып алам. Анда үләннәрне бөтен дөнья буйлап алып кайталар. Үзем дә аларга җибәрәм, – ди халык табибы.

“Кеше гомере өчен көрәшергә көчем бар икән, мин тормыштан канәгать”. Бабай бу сүзләрне бик яратып әйтә. Әле бирешергә җыен­мый: сау-сәламәт, күңеле көр. Бабасы да 128 яшькә кадәр го­мер ки­чер­гән икән. Алда зур эш­ләр кө­тә: яз, җәй көне җыйган үлән­нәрне кыш буе киптерәсе бар.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле