// Tatar Today //
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов 2017 елның 27 июлен искә ала.
Ул көнне Айдар Галимовның Башкортстанның Аскын районы үзәк паркында ачык һавадагы җәйге концерты була. Шуңа әзерләнеп йөргәндә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафат булу хәбәре килеп ирешә аңа. «Бу коточкыч хәбәрнең яшен тизлеге белән таралуы, кызганычка каршы, аның чын икәнлегенә ышанырга мәҗбүр итә иде…» — ди ул.
Җырчы өчен иң авыры үзен кулга алып, халык алдына чыгып концертны башлау була.
«Хәния Фәрхи хакына бер минут тынлык игълан иттек, һәм мин аңа багышлап «Кадерле җан» җырын башкардым…» — дип искә ала Айдар Галимов әлеге кайгылы көнне.
Мәгълүмат Айдар Галимовның инстаграмыннан

Хәния Фәрхине искә алу кичәсендә һәр тамашачыга бүләк биреләчәк
Уфада узачак Хәния Фәрхине искә алу кичәсендә һәр тамашачыга җырчы турында китап бүләк итәчәкләр. Кичә 30 майда Яшьләр сараенда була, дип яза Татар-информ. Мәрхүмә Хәния Фәрхи турындагы китап-роман "Онытылыр димә" дип атала. Искә алу концертында Хәния Фәрхинең кызы Алия чыгыш ясачак. Кичәдә Айдар Галимов, Идрис Газиев, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төһвәтуллин,…
В "Афиша"

Айдар Галимов моны көтмәгән!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовка Салават Юлаев орденын тапшырды. Айдар Галимов игътибар үзәгендә булырга күнекккән булса да, ул да каушап калырга мөмкин икән. Нәкъ шушындый очрак кичә 23 февральгә багышланган концертта булган. Ул сәхнәдә чакта республика Башлыгы аңа Салават Юлаев орденын тапшырды. Айдар Галимов…
В "Башкортостан"

Айдар Галимов экстремаль рәвештә самолет йөртә [видео]
Айдар Галимов үзен самолет йөртүчесе буларак сынап карарга уйлаган. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Башкортстанда чыгучы "ДОСААФ: Испытано на себе" тапшыруында катнашып, җиңел моторлы самолет йөртеп караган. Самолетта ул инструктор белән очкан. Видеода аларның куркыныч трюклар ясавын да күреп була. Очыш тәмамлангач, Айдар Галимов хис-кичерешләре белән дә бүлеште:…
В "Татарстан"
ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:
