Җырчы Лия Шәмсинаның Татарстан юллары турында төшергән видеосын күрдегезме әле?

-- Alfia

Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче җырчы Лия Шәмсина Татарстан юлларының тигез һәм иң яхшы булуы турында Инстаграм сәхифәсендә ролик төшереп урнаштырган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

“Татарстан, туры юлларың өчен рәхмәт! Пермь юлларыннан соң чыккан эмоцияләр”, — дип язган Инстаграм сәхифәсендә Лия Шәмсина.

“Мин Россия буенча бик еш йөрим, шуңа күрә Татарстанда юллар иң яхшы, дигән нәтиҗә ясый алам. Юлларның сыйфаты, беренче чиратта, хөкүмәтнең җаваплылыгыннан тора”, — дип сөйләде ул хәбәрчегә.

Ни өчен Татарстандагы кебек юллар калган җирдә юк икәнен җырчы башка төбәкләрнең җитәкчеләреннән сорарга кирәк дигән фикердә. “Бары тик халыкның ачыктан-ачык фикере генә нәтиҗә бирә, мөгаен, шул чакта түрәләр «юл проблемасы” турында күбрәк уйлана башлар”, — диде ул.

 

Мәгълүмат tatar-inform.tatar, Лия Шәмсинаның инстаграмыннан алынды

Бәйле