Винарис Ильегет : «Бер җирдән икенче җиргә барганда, без…»

-- Лейла

//Tatar Today//Ләлә Маннанова//

Җырчы Винарис Ильегет “Йолдызлы хит-парад” концертлары белән озын гастрольләрдә. Без җырчы белән элемтәгә кереп,  аның хәлләрен сораштык.

– Безнең «Йолдылы хит-парад» проектының гастрольләре дәвам итә.  Менә әле без Пермь өлкәсендә. Бик яхшы кешеләр очрый, ачык йөз белән каршы алалар. Концерт программабызны да бик яратып кабул итәләр. Безнең составыбыз бик «зажигательный» — Мөнир Рахмаев, Ләйсән Махмутова, Гүзәл Идрисова, Рамиль Закиров, Римма Никитина, Гүзәл Асыбаева, безнең КВНщик алып баручыбыз Фаиль Баязитов һәм мин.

– Куну, яшәү шартлары ничек оештырылган? 

–  Без барыбыз бергә, бер кунакханәдә яшибез. Бик үк кыйммәтле булмаса да, барлык уңайлыклары тудырылган бүлмәләр алабыз.

– Концертка күбрәк кемнәр килә? 

– Безнең проектта төрле жанрларда эшләүче артистлар. Шуңа күрә  безнең концертларга яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә йөри. Концертларга бик күп кеше йөри. Менә әле безнең мәдәният йорларында да концертларыбыз булды, һәм без Open-air-да оештырдык.

–Гастрольләр вакытында булган берәр кызыклы хәл булганы бармы?

Бер җирдән икенче җиргә барганда, без «Кря-кря» дигән уен уйныйбыз. Бу уенда барлык коллектив катнаша.  Уеннын мәгънәсе — бер беребезнең теләкләрен үтәү.

Бәйле