Татарстан бал кортлары «Аллаһ» сузен яза

-- Лейла

Лаеш районында яшәуче Вәлиуллиннар умарталыкларында бал суыртканда могҗизага тап булалар. Бал кортлары бер ояларында гарәп хәрефләре белән кәрәз ярдәмендә «Аллаһ» дип язып куйган.

Гәүһәрия апа, кортларны карар алдыннан һәрвакыт мәрхүм әтисенең төшенә кереп умарта карар вакыт җиткәнен әйтеп торуын да могҗизага тиңли.

Гәүһәрия Вәлиуллина «Сөембикә» журналына хәбәр итүенчә, бу чын-чынлап могҗиза, Аллаһы Тәгаләнең бер билгесе. Ул кәрәзләрне гарәп графикасы буенча белгечләргә дә күрсәткән, алар да раслаган. Умартачылык Вәлиуллиннарның гаилә бизнесе. Гәүһәрия апа да, ире- Җәвит абый да дини. Гәухәрия апа алтынчы буын умартачы. Алар турында «Сөембикә» журналының август санында укый аласыз.

Чыганак: Сөембикә журналы

Бәйле