- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
//Татар Тудей// Ләлә Маннанова
Винарис Ильегет оештырган проект –“Йолдызлы хит-парад” турында язганыбыз бар иде инде. “Йолдызлы хит-парад” гастрольләргә кузгала. Концертлар Пермь крае, Башкортстан, Свердловск өлкәсе һәм дә инде Татарстанда узачак.
—“Йолдызлы хит-парад” – яңа һәм бик кызыклы проект. Кешеләр бик теләп киләләр, концерт программасын бик яратып кабул итеп алалар. Һәр артист үзенә бер төрле, һәрберсенең үз юнәлеше бар. Шунысын әйтергә кирәк: безнең концертлар – ул төрле яшьтәге аудиторияга каралган. Яшьләр дә, өлкәннәр дә үз итеп кабул итәләр,” – ди Винарис Ильегет.
“Безнең грандиоз тамашабызга килеп, ял итеп, рәхәтәнеп көлеп, җаныгыз белән ял итеп кайтыгыз” – дип тә өсти җырчы.