Моңлы тавышлы профессионал опера җырчысы Илнар Ялаловның «Зиләйлүк» җырына төшерелгән клибы табигатьнең җәйдән көзгә күчү мизгелләре белән бергә, милли киемле татар егет-кызлары булуы белән дә игътибарны җәлеп итә.
Сүз уңаеннан, Илнар һәм Ләйсән Ялаловлар 5 октябрь Казанның Филармония концертлар залында кичке сәгать 5тә «ТАБЫШМАК» исемле концерт программасын тамашачыга тәкъдим итәләр. Ялаловлар гаиләсе әлеге тамашада матур сюрпризлар күп булачак дип ышандыра.
⠀
Билетлар «Билетон»да һәм Филармония @tatfilarmonia сайтында. Билет алу хәстәрен алдан күрегез, көнендә калмаска мөмкин, бу концертка Илнар бик ныклап әзерләнә.