- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
// Татар Тудей //
Танылган алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова инстаграмында гадәти булмаган пост урнаштырган.
Ул кызы белән төшкән видеосын куйган һәм: “Мин һәрвакыт Аллаһ Тәгаләдән сорый идем. Гомерлеккә бергә булырлык, бер-беребезне яратып, шатландырып яшәрлек, мине ничек бар шулай кабул итүче, мине генә яратучы, миннән яхшыракны, яшьрәкне, матурракны эзләп йөрмәүче, мине сөендерудән тәм табучы, саклаучы-яклаучы кеше бир әле дип”, – дип язган. Ләйлә Дәүләтованың бу хыялларын чынга ашыручы аның кызы икән.
Мәгълүмат Ләйлә Дәүләтованың инстаграмыннан