Җырчы Иркә: «Сискәндем… Карчык нык итеп кулдан тотып алды»

-- Alfia

// Татар Тудей //

Татарстанның атказанган артисты Иркә еш кына үзе белән булган хатирәләрне инстаграмдагы язылучылары белән дә бүлешә. Бу юлы ул 13-14 ел элек Казан урамында булган хәлне искә алды.

Тукталышка таба атлаганда, Иркә каршысына бер әбинең килүен күреп ала. Куркып калса да, атлавын дәвам итә ул. «Тик карчык нык итеп кулдан тотып алды», — ди җырчы. Әлеге әби Иркәгә: «Син гөл, тик инәле. Кактус син. Кактус ул эссе чүлдә әллә күпме сусыз да яши ала, матурлыкка кызыкма бала, әле чәчәк атачаксың алдагы елларда», — дигән.

Иркә янә шул сукмактан үткәндә әлеге вакыйганы исенә төшергән дә, тамашачыларына сөйләргә булган икән.

 

Мәгълүмат Иркәнең инстаграмыннан

Бәйле