- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанда Фучика урамында автобус «зебра»да хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итте.
«Юл-транспорт һәлакәте 25 сентябрь кич Фучика урамында булды. Автобус йөртүчесе җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүендә хатын – кызны бәрдергән», – диделәр ЮХИДИдә.
Зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә илтәләр.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar