«Түбәтәй»дә яңалык бар — Казанда яңа ачылачак 3нче милли кафеның датасы билгеле [фото-видео]

-- Alfia
// Татар Тудей //
Шушы көннәрдә «Түбәтәй» милли-хәләл рестораннар челтәре Татар Тудейга үзенең идарәсендә үзгәреш булуын хәбәр итте. 10 октябрь «Түбәтәй»нең 3нче милли кафесы ачыла.

«Түбәтәй» сүзен ишеткәч, беренче булып күзалдына компаниягә нигез салучы Солтан Сафин килеп баса. Солтан проектны баштан ук алып барды һәм операцион, көндәлек мәсьәләләрне системалы рәвештә үзе хәл итеп килде. Хәзер исә Солтан бу вазыйфаны, шулай ук «Түбәтәй»гә нигез салучыларның берсе — Руслан Гыйлметдиновка тапшырды. Әлеге үзгәреш, Солтан Сафин «Түбәтәй» компаниясенең стратегик, үсеш мәсьәләләре белән ныклап шөгыльләнә алсын өчен эшләнелә, диде компаниясенең пиар-белгече Ләйлә Лерон.

Игътибар итсәгез, КФУның төп бинасы каршында, Университет урамы, 22 адресы буенча урнашкан бинада «Без тиздән ачылабыз» дигән банер тора. Нәкъ менә шул урында 10 октябрь «Түбәтәй» милли рестораннар челтәренең 3нче тиз туклану кафесы ачылачак.

Димәк, «Түбәтәй»нең социаль челтәрләрендәге битләрен, безне даими карап барыгыз, Инстаграм битендә конкурсларда катнашып бүләкләр отыгыз!

Бәйле