Русиянең бер төбәгендә яшәүче гаиләдә ул һәм кыз тәрбияләнә. Берникадәр вакыттан ир белән хатын арасында балаларны тәрбияләү буенча еш кына тавыш чыга башлый. Ир улына бала теләгән һәр нәрсәне алып бирә, әмма аны кырыс, үз-үзен яклый алучы егет итеп тәрбиялисе килә. Ә бер көнне ир хатыны белән аерылышуга гариза тапшыра. Шулай итеп, 8 яшьлек кыз — әнисе, 5 яшьлек малай әтисе белән торып кала.
Судтан соң ир улы белән башка өлкәгә чыгып китә һәм хатынын бала белән аралыштырмый. Малайга әтисе элеккечә үк теләгән һәр нәрсәне алып бирә, әмма үсмернең ничәдә өйгә кайтуына, тәмәке тартуына һәм башка кылыкларына игътибар бирүче булмый.
10 елдан соң малай үзе әнисен Интернет аша эзләп таба. Телефоннан сөйләшкәндә әнисе аның, чыннан да, үзаллы яшәвен, үз-үзенә ышанучан булуын исәпкә ала. Әмма аның бераз кырыс булуы гына әнисенә ошап җитми.
Мондый тәрбия алымына бәләкәй чакларында еш кыерсытылган әтиләр бара, ди психологлар. Әмма бала әле барын да төптән уйлап җиткермәгәнен аңламый алар.
Чыганак: Кызыл Таң