Башкортстанда миллионер булган кешене эзлиләр

Өч ел элек ул лотереяга 18 миллион сум откан. Бәхетле билет республика территориясендә сатып алынган, ләкин аның телефоны теркәлмәгән булган.
Саннар комбинациясе иргә коточкыч байлык китерә. Ул аны 2016 елның 30 апрелендә үк откан. Ләкин шушы көнгә кадәр бу хакта белми, ул килмәгән дә, хокуклары турында белдермәгән дә.
Ирнең акчаны алыр өчен бер айдан кимрәк вакыты калган, дип билгелиләр “Столото”да. Кагыйдә буенча, ул отышын ярты ел эчендә рәсмиләштерергә тиеш. Югыйсә, акча дәүләт бюджетына күчереләчәк.
Чыганак: "Кызыл таң"
Фото: pixabay.com

Бәйле