Егет һәм кыз яңа Мәскәүдә лифтта аңсыз хәлдә табылган

18 яшьлек егет һәм аның сөеклесе аңсыз хәлдә яңа Мәскәүдә торак йорт лифтында табылган. Кызганычка каршы, табиблар кызның гомерен саклап кала алмаган.

«МК» мәгълүм булганча, фаҗига 1 октябрьдә 22 сәгать тирәсендә күп катлы йортларның берсендә булган. 31 яшьлек хатын кич белән эштән соң өенә кайта. Ул, йорт подъездына кергәч, пассажир лифты ишекләренең ачык булуына игътибар итә. Лифт кабинасы идәнендә аңсыз ятучы егет һәм кызны күреп ала.

— Алар минем тавышка игътибар итмәделәр, — дип сөйли хатын-кыз. — Мин куркып калдым һәм шунда ук » 03»кә шалтыраттым.

 

«Ашыгыч ярдәм» егетне шәһәр хастаханәләренең берсенә реанимация бүлегенә озатыла. Аның юлдашы аңына килмичә вафат була. Хокук саклау органнары сүзләренә караганда, яшьләр наркотиклар кабул иткән булган.

Чыганак "МК"

фото: Геннадий Черкасов

 

Бәйле