Чаллыда бассейнда 7 яшьлек бала белән килеп чыккан фаҗига турында яңа мәгълүматлар бар

-- Alfia

Чаллының Swim Rocket өлкәннәр һәм балалар йөзү мәктәбе директоры Ян Ламенсов бассейн янында малай белән булган хезмәткәрнең аның компаниясенә мөнәсәбәте булуы турындагы мәгълүматны кире какты.

«Элек „Көчле арена“ фитнес-клубы хакимияте бассейнда малайның суга батуына бәйле фаҗига Swim Rocket дәресендә булуы хакында белдергән иде. Шуңа күрә бу вакыйганың детальләрен ачарга тиешмен дип саныйм», — дип белдерде Ламенсов «Татар-информ» корреспондентына.

Аның сүзләренчә, ул көнне бирегә килүчеләрне шәхсән үзе каршы алган — чишенү бүлмәсенә кадәр озаткан, киенергә булышкан, бассейн борты кырыена алып килгән.

«Безнең тренерның йөзү буенча шөгыльләнү өчен кирәкле квалификациягә ия булмавында гаепләүләр нигезле түгел. Кыз зур йөзү тәҗрибәсенә ия, күп ярышларда җиңүче, үз профиле буенча урта белем турында дипломга ия, югары уку йортында укуын дәвам итәргә җыена», — дип сөйләде йөзү мәктәбе вәкиле.

Ламенсов сүзләренчә, ул үз укучылары белән дәресләр үткәргән. Ә күнегүләр тәмамланырга өч минут кала, малай өшедем, дип зарланган. Һәм ул аны киенү-чишенү бүлмәсенә җибәргән. Кыз күзләре белән баланы ишеккә карап озаткач, аннары малайның китүенә инангач, игътибарын калганнарына юнәлтә.

«Шушы көннәрдә спорт киемендәге бер хезмәткәрнең башта малай белән аралашуы, аннары китүе күренгән видео чыкты. Шуннан соң малай суга керә һәм бата башлый. Бу безнең тренер түгел», — дип сөйли Swim Rocket җитәкчесе.

Ул шулай ук «Көчле Арена»да зал балалар белән шөгыльләнү өчен туры килми, дип белдерде. «Анда салкын. Һава температурасының түбәнәюенә зарланган беренче очрак түгел бу. Чаллыда спорт объектлары күп түгел. Сайлау мөмкинлеге юк диярлек. Без «Көчле Арена»да яхшысы булмаганга төпләнергә мәҗбүр булдык» , — дип хәбәр итте Ламенсов.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле