Бала балконнан зонтик белән сикергән

Биш яшьлек малай, мультфильмнар карый торгач, анда күрсәтелгәнне тормышка ашырырга булган.  Әти-әнисе өйдә юк чакта ул бер геройның батырлыгын кабатларга карар итә. Һәм бәләкәй туганы алдында зонтик ала да, аны ачып, парашют итеп, балконнан сикерә…

Бу көнне әнисе эштә, ә үги әтисе кибеткә киткән була. Алар балаларны тиешенчә тәрбияләмәгән өчен җавап тотачак. Әлеге хәл Коми республикасында булган.  Әйткәндәй, малай исән калган. Хәтта авыр җәрәхәтләре дә юк. Әллә чыннан да зонтик коткарган, әллә фәрештәләр канатын җәеп торган, белмәссең…

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: pixabay.com

 

Бәйле