Кояшлы җәйнең соңгы көннәре. Урам гөлләренең кызарып, хисләндереп утырган мәле. Челлә кояшында кызынып, карасу-көрән төскә кергән укучыларның, ялдан кайтып, шәһәр урамнарына тулган чагы иде. Сәгыйть тә әле кичә генә авылдан, әбиләреннән кайтып төшкән. Туган йортыннан гомерендә беренче кабат ничәдер атнага аерылып торуы иде. Шул сәбәпле аңа бүген үз каласында бар нәрсә дә яңача, искитмәле булып күренде. Шәһәр Сәгыйтьне шушы ике ай эчендә дә сагындырып өлгергән икән ләбаса. Әбиләренә китәр алдыннан гына, ул шәһәр тормышына бөтенләй төкереп ташларга, каядыр еракка – күрше Мифтах абзыйның уллары гизгән Төмән урманнарынамы, йә булмаса, Караком чүлләрен җиңеп, җәһәннәм астында тимер юл сузучылар янынамы китеп барырга хыялланган иде. Хәтта тиенләп акчасын да җыя башлаган иде. Әйдә, калсыннар әле үзеңне кая куярга белми аптыраган тынчу калада «персональ» эте белән мәш килүче Илдус та, атасы кинокамера алып биргәннән бирле, дуслыктан ерагайган, эреләнгән Фәрит «паша» да. Сәгыйть кагылып-тиргәлеп монда ятмаячак, һич югында, ялгыз әбисе янына кайтып, элек атасы яшәгән җирдә яшәр. Хәер, әле дә аның ул уеннан кире кайтканы юк. Тик каланың чиста урамнары, бизәкле киеме шулай тиз үк сагындыра микәнни? Ә барын ташлап, каядыр китү уе кайчан туган соң? Тарих дәресендә, киреләнеп, иҗтимагый үсеш хакында белербелмәс бәхәсләшеп, начар билге алганнан соңмы? Әллә комсомол җыелышында үзе турында: «Шулар гына мәктәпне артка сөйри», – дигәнне ишеткәчме? Моны Сәгыйть үзе дә анык кына әйтә алмас иде. Әмма иң көйдергәне, бар нәрсәгә кул селтәрлек иткәне аның әле дә йөрәгеннән китми. Соңгы уку көннәренең берендә аңа «яшь выскочка» Светлана:
– Ялкаулыгың, Сәгыйть, кырык өченче размерлы ботинкаңа таянган буеңнан да зурмыни соң? Ми күзәнәкләрең бер дә урыныннан кузгалырлык түгелмени? – дип, үтенә үк барып кагылды.
Әгәр Светлана бу сүзләрне бөтен класс алдында әйтмәгән булса, Сәгыйть аны уйлап та бирмәгән булыр иде.
– Башта үз шөрепләреңне борып куй,– дип кайтарыр да китәр иде. Әллә ул Светлана белгәнне генә белми дә Светлана эшләгәннәрне генә эшли алмыймы? Җәй айларында тикмәгә генә, атасына ияреп, мастерскойга йөрмәгән ул.
– Яле, йә, Хафизның улы микән син, тот әле шушы резакны. Кислород бирә төш. Тимер эреп җиттем дигәндә генә, син аны өрдер, шунда киселә ул,– дия-дия, атасының дуслары күптән инде аны газ уты белән металл кисәргә дә, тирәякка зәңгәр-сары ут көлтәсе чәчкән электросварка эшенә дә өйрәткәннәр, һәвәсләнеп китеп, берничә техник китап укып чыкканы да, шуларны хәтергә сеңдергәне дә бар. Кай очракта нинди электрод, кайсы металлга ниндирәк кисү режимы куллану яхшырак икәне турында хәтта атасы белән бәхәскә кергәне, дуслары янында әтисенең: «Вәт минем малайны, үз сукмагын тәки сукалый бит!» – диюен дә ишеткәне бар. Шуңа күрә ул Светаның чәнечкеле теленә каршы:
– Кемнәрдән кем чыгар бит әле! – дип кенә җавап биргән иде.
Әмма Светлана аны бөтен класс алдында мыскыл итте. Шунда беркем дә каршы сүз белән Сәгыйтьне яклап чыкмады. Моңарчы дус йөргән Илдусы да авызын ерып көлеп куйды. Ди мәк, Сәгыйть турында барысы да Светлана әйткәнчә уйлыйлар.
Әбиләре авылына китәр алдыннан, ул:
– Ошаса, мин авылда калам. Үзегез дә әби ялгыз, караучысыз ди идегез,– дип әйткән иде.
Ләкин аңа авыл ошамады. Сәгыйть кире кайтты. Әллә берәр заводка керергәме? Менә ул, шул хакта уйланып, кая китәргә дип аптырап, шәһәр урамында йөри. Кая да булса китәр өчен аңа бер иптәш кирәк. Котдус, әлбәттә, артык карышып та тормас иде – иң якын дусты бит ул – тик аның әнисе авыру. Аны ташлап ки тә алмаячак. Сәгыйть үзе дә алай булдыра алмас иде. Ә башка кем белән киңәшә ала соң ул? Бәлки, мәктәп урамына борыласыдыр? Хәзер мәктәптә шау-гөр киләләрдер, каникулда күргәннәре хакында сөйләшәләрдер. Фотога төшерүчеләр җыелгандыр. Башка елларны үзе дә каникулдан кайту көннәрен түземсезләнеп көтә торган иде. Фәритнең «Комсомолец»ы белән җәй буе төшереп килгән фотоларын, төрлечә кыландырып, укытучы әгъфәр абыйларына күрсәтәләр иде. Алар ул чакта Фәрит белән дуслар иде. Соңра Фәриткә кыйммәтле киноаппарат алдылар. Инде аны тотып карарга да ярамый – әнисе: «Бормагыз! Тотмагыз! Фәрит, андый яхшы лента башка юк. Юк-барга әрәм итмә!» – дип кенә тора. Шуннан бирле аларга йөрүдән Сәгыйтьнең күңеле кайткан иде.
Сәгыйть Котдусларга сугылды.
– Котдус су коенырга китте,– диделәр.
Нишлисең бит? Котдус өйдә юк дип, урамга чыгып сөрән салып булмый. Тик өйгә дә кайтасы килми. Аны анда бер эш тә көтми иде. Кичәдән бирле күңеле аны шәһәргә тарта. Үзен ул хәзер чыр-чу килеп ишегалдында уйнаган, әле былтыр гына уеннарына кушылып-кушылып киткән малайлардан олырак итеп сизә. Алар уены, алар шөгыле бүген аны бөтенләй кызыктырмый.
Шулай уйланып барган җирдән ул:
– Сак булыгыз, өстегезгә чәчрәмәсен, – дигән сүзләрне ишетеп туктап калды. Нәрсәдән һәм кемнән сакланырга дип, башын югары күтәрде. Балконда кулына зур чүмеч тоткан ягымлы бер кыз тора икән. Гөлләргә су сибеп йөри. Балконны каплап торган гөлләр арасыннан ул Сәгыйтькә елмаеп карап тора иде. Ирексездән Сәгыйтьнең күңеле ачылып китте. Шушы кызга аның ниндидер шуклык белән җавап кайтарасы килде. Укыганнарын исенә төшереп:
– Сез – Джульетта,– диде. Кыз иркенләп көлеп җибәрде.
– Ә сез, алайса, Ромео буласызмы?
Сәгыйть шаярып ниләр генә димәсен, кыз да, үз итеп, елмаючан күзләрен уйнатып, шундый ук шуклык белән җавап кайтара торды. Сүз әйткән саен, аның аксыл чәч толымындагы ике күбәләк – ак бантлары – күңелгә җиңеллек өстәп очарга талпынгандай итә иде. Сәгыйтькә әле беркайчан да, бер кызның да болай ягымлы, үз итеп эндәшкәне дә юк иде. Чөнки ул балачактан ук бу черелдек затларны өнәп бетерми һәм, җае туры килгән саен, алардан көлеп, үртәшеп китүне яхшырак күрә иде. Бүген бөтенләй башкача килеп чыкты. Моңа, әлбәттә, кызның сөйкемлелеге, Сәгыйтьне дә башкалар ише «усал малай» итеп түгел, бәлки үз итеп, тиң итеп сөйләшүе сәбәпче иде. Аның күңеленнән бер-бер артлы «Кем ул? Кайдан килгән? Кайда соң мин?» дигән сораулар үтте. Ул кабат таш тротуарга сафлык бөркеп, тамчылап торучы балконга борылып карады. Кыз инде анда юк иде. Ә йорт Сәгыйть каникулда, авылда булганда гына салынып беткән икән. Сәгыйть бу йортны кайткач ук күргән иде күрүен, ләкин ул кадәр исе китмәгән иде. Әмма бу мизгелдә якын-тирәдә шушы ак йорттан да сөйкемлерәк йорт юк иде кебек. Аның бу якларга кабат-кабат килеп чыгасы, йомышы булса-булмаса да, урап үтәсе килеп тора башлады.
(дәвамы бар)
Чыганак: Ялкын