Татарстанда көчле җил йөк автомобилен аздан гына күпердән «этеп» төшермәгән. Шул хактагы видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.
Кадрлардан күренгәнчә, «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында фураның тагылмасы яны белән ауган һәм күпер коймасында эленеп калган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар билгеләп үткәнчә, әлеге гадәттән тыш хәлгә давыл сәбәпче булган.
- Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанда көчле җил офис бинасының түбәсен алып атуы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, берничә машина зыян күргән. Давыл шулай ук тимер-бетон эшләнмәләр заводының ташландык бинасы түбәсенә зыян китергән.
- Бераз соңрак шәһәрнең төрле почмакларында машиналар һәм юлга агачлар авуы хакында мәгълүмат чыкты. Моннан тыш, Яшел Үзәндә давыл реклама тактасын куптарып аткан.
Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar