- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Җомга көнне, 8 ноябрьдә, 18.50 сәгатьтә Җиңү проспектындагы 9а йорты каршында трамвай йөртүче, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене таптаткан», – дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar