- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Россиянең көнбатыш һәм көньяк өлешенә субтропик антициклон килде, ул якын көннәрдә төньякка таба киңәюен дәвам итәчәк. Синоптиклар сүзләренчә, бу атнада Үзәк Россиядә яшәүчеләрне «кышкы әбиләр чуагы» көтә – һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Метеовести»га сылтама белән хәбәр итә.
«Моның сәбәпчесе – субтропик антициклон. Ә аның перифериясендәге агымнар Россиягә җылы һава массаларын алып килүен дәвам итәчәк», – дип искәртә портал.
Кичә Туапсе һәм Симферопольдә термометрның терекөмеш баганасы бу чор өчен хас булмаган +22 градуска кадәр күтәрелгән, Карачай-Черкесия Республикасының кайбер районнарында һәм Кубаньда максималь температура рекордлары теркәлгән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar