“Башка милләткә кияүгә чыксагыз, суга батып үләчәкмен!” [булган хәл]

-- Alfia

Фатыйма апа белән берничә ел танышбыз. Аның язмышын мин гәзит укучыларга да тәкъдим итәм.

Әти белән әни Башкортстанда туып-үскән кешеләр. 1948 елда яшь гаилә, башкаларга ияреп, ерак Таҗикстан ягына чыгып китә. Әти Бөек Ватан сугышыннан гарипләнеп кайта. Сугыштан соң авыр еллар дигәннәрдер инде, монда бит кышлар яртышар ел, ул вакытта гарип әтигә утын әзерләве дә читен булгандыр. Дүшәнбе шәһәреннән ерак түгел Сталинабад өлкәсенә барып урнашалар. Әни – укытучы, әти колхозда хисапчы булып эшләде. Без, алты бала, барыбыз да Урта Азиядә дөньяга килдек. Икебез, сеңлем Таңсылу белән мин, – Таҗикстанда, калганнарыбыз Үзбәкстанда тудылар. Әти-әнием Сталинабадта берничә ел яшәгәч, Үзбәкстанның Бохара өлкәсенә күченделәр. Балачагым, яшьлегем анда үтте. Әти-әнием бик милләтпәрвәр кешеләр иде, барыбызга да татар исемнәре куштылар. Без гаиләдә дүрт кыз, ике малай үстек. Әни дә, әти дә, икесе бер тавыштан: “Бары тик татар гаиләсендә үскән кеше белән генә никахка керәсез, башкаларга һич ризалыгыбыз юк”, — диделәр. Әни хәтта: “Башка милләткә кияүгә чыксагыз, суга батып үләчәкмен!” –дип тә куркытты.

24 яшьтә идем, Дүшәнбедә яшәүче Татарстаннан күченеп килгән Флүр безнең якларга командировкага килгән. Аның әнисе белән минем әни танышлар булып чыкты. Шулай булачак ирем белән таныштык. Ул мине яшәргә яңадан Дүшәнбе шәһәренә алып китте. Ул министрлыкта эшли иде, бер генә ел тулай торакта яшәдек тә өч бүлмәле фатир бирделәр. Өч балабыз: ике улыбыз, бер кызыбыз туды. Шулай матур гына яшәп ятканда ирем астма белән чирли башлады. Әледән-әле өянәкләр белән газаплана. Аңа җиңелрәк булсын дип вегетарианлыкка күчтек, итне бөтенләй ашамый башладык. Иремә, чынлап та, җиңелрәк була башлады. Ун еллап әйбәт кенә яшәде. Бер елны ял алып Татарстанга апасы янына кайтып китте. Апасы аның ябыкканын күреп: “Иии, сине җиңги бөтенләй ашатмыймыни?” дип, моны рәхәтләнеп сыйлаган. Иремне килгәч танымадым: тутырган тавыкмыни! Аның болай “ычкынып” китүе, кызганычка каршы, организмына нык яман тәэсир итте: өянәкләре яңадан башланды. 1996 нчы ел иде. Таҗикстанда сугыш бара. Ата – улны, ана кызны белми. Аптекалар ябык, бер дару-фәлән юк. Табиблар йортында нәрсә бар – кем кашык, кем сөлге тотып, урам чатында ипигә алмаштырып утыра. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары турында сүз дә юк.

Иремне чираттагы өянәктән соң култыклап поликлиникага алып киттем. Поликлиника тупсасына барып җитү белән ирем агарынды, күгәренде дә артка китә башлады. Аңын югалтып егылды. Шулай итеп, ул поликлиника тупсасы төбендә якты дөнья белән хушлашты.

Мин таҗикларны шулкадәр ярдәмчел халык итеп искә алам. Мин алардан бик күп игелек, ярдәм күрдем. Ирем вафат булгач та шунда ук йөгерешеп килеп җиттеләр. Күтәреп алып кайттылар. Кайтсак, ихата тулы кеше. “Сез бернәрсә дә эшләмәгез, утырып кына торыгыз, барсын да үзебез эшлибез”, — дип йөгерешеп торалар. Иремне кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар.

Әмма анда ирсез яшәү куркыныч иде инде. Басмачлар фатирыңның ишеген тибеп кенә ачып килеп керә… Балаларымны тиз генә алдым да, контейнерга заказ бирдем (әле уйлыйм: ул иске мебельләрне төяп кайту миңа нигә кирәк булды икән?) Башкортстанга әти-әниемнең туган районына кайтып киттем. Иң зур улыма ул вакытта 18, кызыма 8 яшь иде.

Улымнан котыласым килгән чаклар булды…

Кайгы уйламаган яктан килде, — дип язмышын бәян итте Фатыйма апа. – Кайттык, урнаштык, башта 13 ел район үзәгендә яшәдек, хакимият кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Берничә урында эшләдем, тормышымны яңадан башладым. Йорт сатып алып барактан чыгып киттек. 13 елдан соң инде Уфага күченергә булдык. Олы улым армиядән кайткач Эчке эшләр министрлыгы мәктәбенә укырга керде. Милициядә эшли башлады, Чечен Республикасына командировкаларга йөрде. Аннан тикшерүче булып эшкә керде. Әмма озак эшләмәде, “Әни, бу минем эш түгел”, — диде. Аның акрынлап кына төшергәләп йөрүен сизә башладым. Тора-бара эчкечелеккә салыша башлады. Яхшылап та сөйләшеп карадым, хастаханәләргә дә салдым. Чыгып азрак йөри дә тагын эчә башлый. Аның эчүе йөрәгемә төште. Эш артыннан эш алмаштыра, бер җирдә дә озак эшли алмый. Бер гәзиттә игълан күрдем: эчеп туганнарын, ата-анасын интектергәннәрне дәваланырга алып китәләр, икән. Улыңны озатыр алдыннан нәтиҗәсе өчен бернинди дәгъва белдермим, дип кул куясың. Мин төннәрен йоклый алмый уйладым. Ана күңеле нинди генә булса да баласын жәлли бит. Әле Уфа шәһәреннән ерак түгел генә авылда бер хатынкай белән яши башлады. Теге хатын айнытты, улым эчми тора. Улыма: “Балам, бу синең соңгы мөмкинлегең, шушы хатының сүзеннән чыкмый гына яшәсәң яшисең, яшисең килмәсә – сине юньлелек көтми”, — дидем.

Биш намазымны калдырмыйм, намаз артыннан балаларыма бәхет сорап дога кылам. Ташлама, Раббым, балаларымны, мәрхәмәт күрсәт аларга, дип телим…

Әсәдуллина Эльвира

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле