Байкал аръягының Зур Тура бистәсендә урнашкан хәрби частьтан Чиләбе өлкәсеннән килгән солдат Артур Хәкимов качкан.
Качар алдыннан солдат әнисенә «Кичер мине, юньсез улыңны» дип SMS-хәбәр язган. Хәзерге вакытта аның телефон номеры тотмый. Хәкимовны эзлиләр. Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ул алдан качу планын төзи: башта — Читага, аннары Иркутскига барырга тиеш була. Качар алдыннан егетнең онлайн-кушымта аша машина эзләве ачыкланган. Хәкимовның мондый гамәлләренең сәбәпләре билгеле түгел. Хокук саклау оешмасы вәкиле Ксения Фаткуллина, солдатны исән табарга кирәк, чөнки мондый очракларда кешеләр, торак пунктлар арасы ерак зур булу сәбәпле, юлда туңып үләләр, дигән.
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru