Башкортстанда ир-ат 2 баланы көчләгән

-- Alfia
Башкортстан республикасы районнарының берсендә ир белән хатын өйләнешкәннән соң нибары ике атна гына яшәп калганнар. Шундый кыска вакыт эчендә ир хатынның да, ул вакытта нибары дүрт һәм алты яшьлек булган балаларының да тормышын бозарга өлгергән.

Бервакыт ир эчеп исергән дә балаларга бәйләнгән. Сабыйлар аңа каршы тора алмаган һәм бу адәм актыгы аларның икесен дә көчләгән. Куркуга калган балалар әниләренә бу хәл турында шунда ук сөйләп бирмәгән. Ә барысы да ачылгач, хатын шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Ирне кулга алганнар, ул бөтенесен дә таныган. Тик менә суд каршына баскач, ул үзенең күрсәтмәләреннән баш тарткан.

«Көчләү эшләре буенча гаепләнүчеләр СИЗОдан соң еш кына үзләренең башлангыч күрсәтмәләреннән баш тарта, — ди бу хакта белгечләр. — Моңа аларны биредәге рецидивистлар өйрәтә. Янәсе, гаебеңне танымасаң, утыртмаслар. Ә гамәлдә исә гаепләнүче үз сүзләреннән баш тарта, кылган эшләренә үкенми икән, аның тоткынлык вакыты арта: әйтик, 4 ел урынына ул 6 ел алачак».

Нәтиҗәдә, азгын ир махсус режимлы колониядә 18,5 ел гомерен үткәрәчәк. Ул апелляциягә биргән, әмма хөкем карарын үзгәрешсез калдырганнар.

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru



 

Бәйле