«Күрә алмыйм мин аны! Мине бала гына көемә мыскыл иткән әтисен дә күрә алмыйм!»

-- Alfia

Альбинага яшь ярым булгач, аны балалар бакчасына бирәләр. Альмира, 9нчы сыйныфны тәмамлап, баланың әбисе киңәше белән техникумга укырга керде. Яшь әнине ошатучылар күп булса да, ул егетләргә якын барырга курка иде.

Техникумнан соң, хатын заводка эшкә керде. Шулай ел артыннан еллар узды.
Альбина һәрвакыт әнисен башка әниләр белән чагыштыра иде. Урамдагы апаларның кызларын җитәкләп узуы, алар белән уйнаулары, кочакларына алулары, алларына утыртулары — барысына да кыз көнләшеп карый. Аның әнисе: «Хәлләр әйбәтме?» — дигән сораудан тыш, бала белән кызыксынмады.

Аның каравы, кызны әбисе бик яратты. Мәктәптә гел «бишле» билгеләренә генә өлгәшкән кызын вакытында мактарга да, киңәшләрен бирергә дә авырсынмый иде ул.

Бер көнне Альмира салкын тидереп чирләде. 8 яшьлек кызы аның яныннан китмәде. Кура җиләге чәен кайнатсынмы, даруларны сәгатькә карап бирсенме — әнисе генә савыксын. Хатын да, авырганлыктан, шикчелгә әверелде, кызын яныннан җибәрәсе килмәде. Ә Альбина, ниһаять, әнисенә кирәклеген тойды һәм үзе дә аның янына ныграк елышты.

Ике атна авырды хатын. Бу вакытта кызның укырга вакытты да чикле иде. Шуңа да бер көн берьюлы өч «өчле» алып кайтты. Хатын моңа чыгырыннан чыкты. Хәтта берничә тапкыр кызының аркасыннан каеш белән дә «үтте». Альбина моңа бик гарьләнде. Күз яшьләрен тыя алмаган бала өйдән йөгереп чыгып китте дә, подъезд алдындагы эскәмиягә утырып елады.

Балалар үпкәне тиз оныта. Ул эченнән генә әнисенең бу гамәлен акларга тырышты. Менә хәзер ул өйгә керәчәк тә, әнисе аны кочагына алачак, ә соңрак өй эшләрен әзерләргә дә ярдәм итәр. Шушы матур уйлар белән кыз баскычтан күтәрелде. Өйнең ишеге ябылмаган иде. Әнисе дә тынычланмаган күрәсең.
— Акылыңа кил! Билге өчен баланы шулкадәр рәнҗетәләрмени? — диде әбисе.
— Ул минем бөтен тормышымны җимерде! Күрә алмыйм мин аны! Мине бала гына көемә мыскыл иткән әтисен дә күрә алмыйм!

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле