Орел өлкәсендә завод шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны әйтелде

-- Alfia

Орел өлкәсенең Мценски шәһәрендә металл конструкцияләр җитештерү заводында шартлау булган. Биш кеше һәлак булган, өчесе яраланган. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, шартлау заводның яңа төзелүче цехында булган.

Завод бинасы җимерелгән. Җимерекләр астыннан кешеләрне чыгарганнар.

Яралылар дәваханәгә озатылган. Шартлау сәбәпләрен, хезмәт хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәлү-үтәлмәвен ачыклау буенча тикшерү башланган.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле