«Сез ни сөйлисез… Минем кызым бер ел элек дөньядан китте…»

-- Alina

– Башкача шалтыратма да миңа! – дип кычкырды Ләйлә яшьләренә төелеп. – Мин сине башкача гафу итмәячәкмен!

Дөбер-шатыр капкаларын ябып кереп киткән кыз артыннан Рамил башын иеп карап калды. Акланырга сүз дә таба алмады ул. Гаепле. Сессия тәмамлануын “юып”, Ләйлә белән очрашырга сөйләшкәнен онытты. Ә Ләйлә аны кинотеатр алдында ике сәгать көткән… Кәеф-сафа корганда мавыгып китеп, дөньясын онытуы беренчегә генә түгел шул аның. Ярата Рамил күңел ачарга. Гәрчә кичә егетләр белән сессия тәмамлану хөрмәтенә берне генә “күтәрәм” дә Ләйлә янына ашыгам дип уйлаган иде дә соң… Төнге клубтан өенә таңга таба гына кайтып керде.
Рамилнең күңелен аңлагандай күк йөзендә болытлар куерып, яңгыр сибәли башлады. Егет күрше капка төбенә килеп туктаган таксидан кешеләр төшүен күреп, шунда йөгерде.
Ярты юлда инде яңгыр коеп ява башлады. Ләйләләр шәһәр читендә шәхси йортта яши, Рамил шәһәрнең бөтенләй икенче ягында. Кайтыр юл ерак кына. Күңелсез уйларыннан егетне руль артындагы абзыйның тавышы сискәндереп җибәрде.
– Мондый койма яңгырда юл уртасында нишләп тора бу кыз?
– Чынлап та, караңгыда юл читендә чыланып беткән бер кыз шәйләнде.
– Абзый, әйдә алабыз, кызганыч бит! Үзем түлим!
Кыз бик аралашучан булып чыкты.
– Егетем белән талаштык. Төшеп калдым, – дип аңлатты ул үзенең юлда торуын. – Римма булам!
– Мин – Рамил. Гаҗәп, минем дә хәлләр шундыйрак. Талаштык…
– О! Аңлыйм хәлеңне… – Кыз бер минутка гына тын калды да елмаеп җибәрде. – Ә минем бүген туган көн!
– Котлыйм! Ә син маладис, шундый көнне егетең белән талашсаң да күңелеңне төшермисең. Елмаясың!
– Өйдә әни мине тәмле торт белән көтә!
Кыз юл буе туктамыйча сөйләнеп кайтты. Рамил аннан күзен дә алалмады. Ниндидер үзенчәлекле матурлык бөркелә иде бу кыздан. Бите ап-ак, чәчләре чем-кара, ә күзләре төпсез зәңгәр. Нәкъ күзләре төсендәге ефәк шарфы үзен тагын да матурландырып җибәрә.
Римма да Ләйлә кебек шәһәр читендәге шәхси йортта яши икән. Ләкин бөтенләй икенче якта. Кайтып җиткәнче Рамилнең күңеленнән чыкмады бу кыз. Ә машинадан төшкәндә зәңгәр шарфны күреп калды. Оныткан!
– Менә тагын очрашырга сәбәп булды сезгә! Кайда яшәгәнен белдең бит, иртәгә илтеп бирәсең инде, – дип елмайды таксист абзый.
Икенче көнне Рамил Римма яшәгән йортка таба юлланды. Ә бәлки бу язмыштыр, дип уйлады егет. Ләйлә белән ничектер гел талашалар… Римманы очрашуга чакырырга уйлады ул.
Ишекне өлкән яшьтәге моңсу гына бер апа ачты. Рамил килүенең сәбәбен аңлатырга тотынды.
– Исәнмесез! Гафу итегез, мин кичә сезнең кызыгыз белән бер таксида кайттым, ул менә шарфын оныткан…
Хатын егетнең кулындагы шарфка төбәлде һәм ап-ак булды, калтырана башлады. Рамил аның һушын югалтырга мөмкинлеген аңлап, ипләп кенә якындагы эскәмиягә барып утырырга ярдәм итте.
– Сез ни сөйлисез… – дип ниһаять үзен кулга алды ханым. – Минем кызым бер ел элек дөньядан китте…
– Ничек? Бәлки икенче кызыгыздыр…
– Ул минем бердәнбер кызым иде… – Апаның битеннән күз яшьләре тәгәрәп төште.
– Ничек була соң бу… – Рамил аптыраудан үзалдына сөйләнә башлады. – Махмырдан күземә күренгәндер дияр идем, менә бит шарфы! Мин аны ап-ачык күрдем! Туган көнем диде…
– Әйе, мәрхүмә кызымның кичә туган көне иде! – дип елап җибәрде бичара ана. – Ул үткән ел туган көнендә юл һәлакәтенә очрады… Туктагыз, тукта! Бу бит чынлап та минем кызымның шарфына охшаган… Каян алдыгыз?
Рамил шарфны эскәмиядә калдырды да чыгып йөгерде. Бу мәгълүматтан егетнең башы әйләнде. Нәрсә булды соң бу? Кемдер шаярттымы? Кем? Кыз бит юлда очраклы гына килеп чыкты…. Әллә чынлап та ул кичә… үлгән кыз белән аралаштымы? Юк, башкача эчмәскә кирәк, дип уйлады егет. Акылга утырырга вакыт. Рамил телефонын алып, таныш номерны җыйды.
– Ләйләм! Кичер мине… Мин башка беркайчан да… Беркайчан да…

Ләйсән Якупова

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле