«Бик якын күргән бер шәкерте исә Гөлчирәнең тормышын пыран-заран китерде…» (дәвамы)

Төштән соң тихий час вакытында Гөлчирә кибеткә чыгып керде. Фирүзәгә ятучыларның авыру тарихларын карап, тутыра торырга кушкан иде. Бүлекнең коридорында чебен очкан тавыш ишетелә-авырулар ял итәләр. Коридордагы көндезге сестра өстәле янында беркем күренми. Кайда булыр бу кыз? Процедура бүлмәсенең ишеген ачуга, аптырап китте: кием элгече артында Саматов белән Фирүзә үбешеп торалар иде. Мәхәббәтләре шулкадәр көчле идеме, әллә Гөлчирә ишекне акрын ачтымы — гашыйклар искәрмәделәр. Алар ояласы урынга, Гөлчирә оялып, тиз генә ишекне япты да, коридорга чыгып утырды. “Оятсызлыкның чигенә җиткән икән бу бала, гаиләсе барын белә торып, шулкадәр хөрмәтле докторның да башын әйләндерү аңа нигә кирәк икән?!” дип, күргән хәлне башына сыйдыра алмады. Коридорда күпме шулай утырган булыр иде, хирургия бүлегеннән дежур медсестра Саматовны эзләп керде-операция ясалган авыруның хәле мөшкелләнеп киткән икән.
-Сездәме? — диде Галия.
-Бездә!..д ип авыр сулап куюдан гайре сүз әйтмәде Гөлчирә дә.
— Аның беләнме?
Гөлчирә аптырап Галиягә карады.
— Кем белән?
— Фирүзәгез белән!
Гөлчирә көлемсерәп куйды, әмма җавап бирергә ашыкмады.
— Без беләбез ич, нигә белмәмешкә салынырга? Сезгә эшкә урнаштыручы да Саматов бит! Укучысы ул аның. Ярты еллап бар инде…хәбәр таралганга.
Менә сиңа мә! Гөлчирә “Дөрес ишетәмме соң?”дигәндәй,Галиягә сораулы караш ташлады
— Нәрсә аптырадың? Кызыл дипломга бетерде ул кызый-тырышты Саматов! Сәләмә белгечләр белән бутала алмый бит инде шундый талантлы кеше!
Елан дисәң дә елан икән бу Фирүзә! Чын елан!Гөлчирә кызның үзе янында йөргәндә шундый юхаланып ирне мактауларын исенә төшерде. Ул бит үзенең гадилеге белән Фирүзә остазының сәләтенә соклана гына дип аңлаган иде. “Имәндә икән чикләвек!” Гөлчирә, ачылган авызын ябарга онытып торганда, процедура бүлмәсеннән тирләп-пешеп Саматов килеп чыкты. Бары коридода басып торган Галия генә:
-Сезне көтәләр, пациентның хәле авырайды, — дип куйды. Аларны озаткач, Гөлчирә процедура бүлмәсенә керде. Фирүзә, берни булмагандай, тәрәзә төбендәге түгәрәк көзгегә карап бизәнеп утыра.
-Кайттыгыздамыни? — диде ул Гөлчирәгә таба борылып.
— Сез монда үбешеп ятканда ук кайткан идем инде мин, — дип, кызны чәнчеп алырга уйлаган иде, әмма килеп чыкмады.
— Ну и что? Шуннан нәрсә булган? Ашалмагандыр бит? Мине шулай ирләр ярата икән, мин нишли алам? Көнләшәсез сез, барыгыз да!Минем матурлыгымнан көнләшәсез!
Гөлчирә:
-И матурым, матурлык бит ул узгынчы нәрсә, ә менә сафлык бөтен кешегә дә бирелмәгән! — диюдән уза алмады.
-Вы такая простушка, Гөлчирә апа, кемгә кирәк бүген сафлык, я әйт, кемгә кирәк? Ул мине киендерәме, ул мине ашатамы? Фирүзә чытлыкланып, чәчләрен сыйпап куйды. Шул чакта Гөлчирә кызның бармагындагы зур фирүзә кашлы яңа йөзекне күреп алды.
-Алай карамагыз инде миңа, бу сезнең сәләмә йөзек түгел.Бик бәяле йөзек бу!Сезгә мондый йөзек үлгәндә дә тәтемәячәк!
“Саматовны чишендерәчәк икән әле бу кыз!”дип уйларга өлгермәде,Фирүзә үзе үк мактанырга теләдеме,әллә башка нәрсә сәбәп идеме:
-Минем белән үбешү дә менә шундый кыйммәт-йөзек бәясе тора!-дип шаркылдап көлде дә бүлмәдән чыгып китте.

Гөлчирә уйга калды. “Җир йөзен Фирүзә кебек хәшәрәтләр пычратып торганда, ничек чистартып тормак кирәк?! Бер генә түгел, дистәләгән, йөзләгән ич алар!”
Тәрәзә төбендә кесә телефоны шалтырады. Фирүзә бизәнә-ясана онытып калдырган икән. Хатын телефонга теләсә-теләмәсә дә күз төшерде. Их төшермәгән генә булсачы?! Фирүзәгә шалтыратучы номер аның иренеке иде. Тик номер турына гына “Газизҗан” дип язасы урынга “Ишәк” дип язылган. Аптырады Гөлчирә. Алыргамы, алмаскамы? Алса, ире аптырар, алмаса, иренең кызга ник шалтыратуын беләсе килә. Шулай да алмаска түземлеге җитте, күзәтеп карасын әле, ни белән булып бетәр икән бу бәйләнешләр!
Эш сәгате бетеп килгәндә, Фирүзәнең телефоны тагын зеңләде. Гөлчирәнең йөрәге жу итеп китте.Тагын ире шалтырата микән?
— Чистый аптыратты бу ишәк, күләгәмә әйләнде, ай-яй әрсез егет!-дип, кыз авыз читен бөрмәләндереп, бер елмайды да, телефонын сумка кесәсенә шудырды.
-Яратадыр!-дип кенә куйса да, Гөлчирә бая күреп калган “ишәк”сүзеннән шалтыратучының ире булуына төшенде. Нәрсә Газизҗаны бу тинтәк белән очрашып йөриме әллә? Әгәр шулай була калса? Соңгы арада ире әлләни-мазар үзгәреп киткән сыман. Өстәл янына аерым гына утырып ашарга тырыша, хатынының күзләренә туры карый алмый, уллары шалтыратканда да, бер-ике сүз әйтә дә, телефонны тизрәк куярга тырыша. Әллә аларның ныклы нигезенә дә елан үтеп кердеме икән? Я, Ходаем, үзең сакла! Фирүзә кечкенә сумкасын эләктерде дә, кәс-кәс басып, чыгып та китте.
Процедура бүлмәсенең сыңар тәрәзәсе урам якка карый. Гөлчирә тәрәзәгә күз ташлады.Их,ташламаган гына булса икән?!
Урам якта миләш агачы ышыгында иренең ак Тойотасын күреп алды. “Мине алырга килгән. Үзе шалтыратып әйтмәде дә! Сюрприз ясарга ярата инде!”дип уйларга өлгермәде, терапия бүлегеннән атылып диярлек чыгып киткән Фирүзә Газизҗанга кул изәде. Гөлчирәнең йөрәге туктаган сыман булды, әллә, чынлап та, туктадымы? Бу ни бу? Фирүзә туп-туры аның машинасы янына борылды, Газиҗан төшеп,к ызга ишекне ачып утыртты. “Я,аллам, егерме ел бергә яшәп, бер мәртәбә дә хатынын ишек ачып утыртмаган ире нинди итагатьле икән ләбаса, күр әле!”
Гөлчирә йөрәген тотты.Аның бәхетле оясына елан ияләшкән икән, чын елан, юха елан! Хатын иренә шалтыратып карарга булды.
-Алло, матурым, син мине алырга килә аласыңмы, базарга төшеп песок ала кайтыр идек,карлыган өлгерде бит, беләсең! Ире җавап бирмәс инде дип уйласа да, телефонда Газиҗанның тонык тавышы ишетелде:
-Шеф белән без Казанда әле, эшләре күп, кичсез кайтып булмас. Иртәгә барырбыз базарыңа, — диде.
Аңлады, барын да аңлады Гөлчирә. Димәк, ирен югалтты! Гомердә дә алдашмас кебек ире әнә ничек алдап маташа,ялганларга остара бара түгелме соң?! Чикерткә сыйрак белән кая барырга булдылар икән инде — ресторангамы, елга буенамы,әллә берәр отельгәме?
Гөлчирәнең аяклары үзен тыңламады. Өйгә чак кайтып җитте. Өйгә кереп, чишенүгә,күз яшьләренә ирек бирде. Кайда ялгышты ул, кайда, кайчан? Рәхәтләнеп елады да елады. Елап кына күңелгә, җанга сарылган бу шакшыны юып кына булса икән?! Инде нишләргә? Газизҗан белән уртага салып сөйләшеп карагамы, әллә Фирүзә беләнме? Улларына бу хакта әлегә әйтми торырга кирәк булыр.
Гөлчирә ничек тә үз-үзен кулга алырга тырышты. Бәлки гаиләне таркатмый гына бу хыянәттән чыгып булыр?! Ходаем, бер үзең сабырлыклар бир, начар сүзләрдән, үзең кушмый торган гамәлләрдән сакла, я раббем!”
Гөлчирә күңеленә кунган пычрактан ничек тә арынасы килде. Киченнән яккан мунчалары суынмаган иде, юынып чыгарга булды. “Соң шушы мунчаны атна саен бездә керде бит. Ничек ашаган табагыңа төкерергә кирәк,имансыз икән бу Фирүзә!” дип уйлады. Мунчада һәркемнең үз мунчаласы, тотылмый торганнары чолан ягына элеп куелган. Соңгы арада күзе төшкәне юк иде — Фирүзәнеке дә монда икән! Мунчаласы да яшел бит юха еланның! Шунда Гөлчирә яшел мунчалага игътибар итте — Газизҗан яратып юына торган озын, калын итеп үрелгән сары мунчала төенләп-төенләп яшеленә бәйләнгән иде. Бу ни бу! Кем бәйләп утырган моны? Фирүзәме, иреме? Әллә башка берәр кешеме? Йортка кергән бозык-фәлән булмасын тагын, андый кәнтәйләр “савып”кына калмаслар, кешелектән чыгарырга да күп алмаслар!
Юынып чыккач та, Гөлчирә мунчалаларны алып чыкты да йорт эчендәге кечкенә бакча миченә атты. Янсыннар!
Аш-су әзерләргә күңеле бармады.Чәй генә эчте дә, Гөлчирә бакчага чыкты. Тулышып өлгергән кара карлыганнар хатынның чиләген тутырса да,ул җанына тынычлык таба алмады. Бер чиләккә җитәрлек шикәр комы калмаган иде, чиләктәге карлыганнарны яхшылап берничә кат юып саркыткач, Гөлчирә аерым пакетларга гына бушатты да суыткычка куйды. Иренең кайчан кайтасы билгесез,ә бөтенләй кайтмаса, кунып калса?! Иртәгә Фирүзә ни йөз белән Гөлчирә апасына карар икән?! Ничек шулкадәр әшәке күңелле булып була икән — хатынның башына сыймады!
Гөлчирә йоклый алмый озак боргаланып ятты. Ирен көтте.Төнге уникенче ярты,ире әле һаман кайтмаган. Бәлки ул бөтенләй кайтмаска уйлагандыр?Тәрәзәдән кергән ай нурлары борсаланып яткан хатынның күзләренә керде,гүя: “Йоклама, йоклама, көт! Кайтыр”- дигән төсле чәчләренә кагылдылар, керфекләрендә биешеп уйнадылар.
Ишек ачылды. Ире, чыннан да, кайтты… Бүгенгә… Ире белән бергә өйгә таныш хуш ис кайтты.Әйе, көндез генә Фирүзә бүлектә аш-су бирүче Гөлфинәгә мактанып торды:
-Син исен генә кара, исен генә! Бик затлы духи бу! Париждан кайткан. Эллипс дип атала! Мондый духи бездәгеләрнең төшенә дә керми! Керәчәге дә юк! Чын, затлы хатын-кызларның хушбуе шундый була, җанкисәккәем !Син аның оформлениесен генә кара, моның бит шешәсен генә дә матурлык өчен стенкада тотып була! “Слон “алып кайтты моны! (Әйе, Фирүзә үзенә таң калган кешеләрен шулай кайсын “Слон”, кайсын “Ишәк”, кайсын “Профессор” дип атый иде. Моны Гөлчирә аның сөйләмендә еш ишетсә дә,башта көлебрәк караса да, соңгы арада “Ишәк”дигәне үз ире икәнен белгәч, кызның әкият-хикәятләренә колак салгалый башлады). Фирүзә Гөлчирә янында юри шулай мактанырга тырышканын хатын яхшы аңлый. Пенсиядәге әнисе белән генә торучы кызга каян килсен шундый бәяле хушбуйлар, егерме мең тора ди ләбаса! Гөлчирә үзе дә ярата хушбуйлар сөртергә, әмма иң бәяле дигәне дә мең ярымнан артканны алганы юк, ире дә бүләк иткәне булмады.
Ире кухняга кереп чәй агызып эчте бугай — чәйнек шалтыраганы ишетелде. Элегрәк ире кайтуга сикереп торып, аш салып, чәй ясап бирә торган хатынның нишләптер кухняга аяклары тартмады, “я ялгыш катырак әйтеп атырмын да, төнлә талашып китәрбез,”-дип уйлады. Газизҗан, берни булмагандай, Гөлчирә яткан йокы бүлмәсендәге урынга кереп ятты. Бүлмәгә аның белән бергә Фирүзә исе дә — көндезге Эллипс исе дә таралды. Гөлчирә:
-Ничек, исән-сау кайттыгызмы, тәртипме? — дигән сорауга ир саран гына:
-Нормалюк! — дип җавап бирде дә, хатынына арты белән әйләнеп ятты.
Көндез бик татлы тоелган Эллипс исе Гөлчирәнең косасын китерде. Ирен тартып торгызып, селки-селки,аның хыянәте турында сөйләшәсе килде. Яңа гына Фирүзә куеныннан кайткан ире янында ничек ятмак кирәк -ул залга чыкты. Иртән сөйләшергә уйлады… барын да… Әмма…
Гөлчирә йокыдан торганда,Газизҗан инде өйдә юк иде. Кай арада торып, чыгып киткән.
Кичә киеп йөргән шакмаклы күлмәге кер юуу машинасыннан күренеп тора, димәк, өстен дә алыштырган. Гөлчирәнең кызыксынуы көчле идеме-күлмәкне машинадан алып карады. Күлмәкнең күкрәк кесәсе турында кып-кызыл иннекле авыз эзләре “Менә без, менә без, күрдеңме инде?!” дигәндәй сибелгәннәр.
Күлмәктән, чыннан да, Фирүзәнең затлы хушбуй исе аңкып тора. Гөлчирә эшкә җыенды. Әллә соң иренә шалтыратып караргамы? Ни булды икән? Мондый билгесезлектә яшәүләре бигрәк авыр ич! Бәлки Фирүзәдән дөресен белер? Гөлчирә иренә шалтыратып карарга булды:
-Алло! Алло! Телефонда гудоклар бара, әмма алучы гына юк. Тагын,тагын шалтыратты…
Гөлчирә урамга чыкты. Көн дә җиләс, салкынча икән, әйтерсең лә, бер-берсен күз карашыннан аңлашып яшәгән ир белән хатын арасындагы соңгы көннәрдәге мөнәсәбәт! Кояшы булса да, әче җил хатынның тынын буды,чәчләренә уралды. Гөлчирә ни уйларга да белмәде. Кичәге хәлләр, әнә теге таныш кып-кызыл тәлгәшләрен күтәрә алмый сыгылган миләш… Бу көннәрдә Гөлчирәнең тормышы да миләш тәлгәшләре сыман ачы, күздән яшьләр китерә торган шул!
Гөлчирә эшкә килгәндә, бүлектә персоналдан төнге сестра белән ашчыдан гайре кеше юк иде. Фирүзә дә күренми. Процедура бүлмәсендә көндезге эш, авырулар тарихын күзәтеп торганда, ишек ачылды.


Гульнур Айзетуллова

Бәйле