- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион гаилә кыйммәтләрен хуплавын, ә күп хатынлылык идеясе аңа якын түгел, дип сөйләде. Ул Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда үз фикерләре белән уртаклашты.
«Гаиләдә балалар күп булуы бик мөһим. Алар бергә үсә, киләчәктә бер-берсенә ярдәм итә алалар. Син моны поезд киткәч кенә аңлыйсың. Кайберәүләр тормышны төзәтергә тырышып, икенче-өченче тапкыр өйләнә. Без Әсгать белән андый түгел, үз хатыннарыбызга тугрылыклыбыз. Шулай языгыз: Сәфәров, Миңнеханов – күп хатынлылыкны хупламый», – дип искәртте Татарстан Президенты.
Шул ук вакытта ул гаилә драмалары һәм аерылышулар балалар күңелен җәрәхәтли, дип өстәде. «Гаиләдә конфликтлар һәрвакыт була, бу нормаль процесс. Әмма балага нишләргә соң?» – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга риторик сорау белән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar