Минем килен улымнан бертуктаусыз зарлана. Ни хәлләрегез бар әле, нишләп ятасыз дип шалтыратып соравыма тотына зарланырга, туктый да белми. Дөньяда башка сүз дә бар бит инде ул, гел ирне генә сүгеп торырга димәгән.
Миңа гына зарланадыр инде ул малайдан. Үз анасына сүгим әле дип уйлый торгандыр. Кодагыйга да мактамыйдыр инде, аңа да зарлана торгандыр. Кайчакларда сөйләшәсем дә килми килен белән. Чөнки авызында бертуктаусыз зар гына аның. Соң беркем дә мәҗбүр итеп кияүгә бирмәгәндер бит инде аны, үзе теләп кияүгә чыккандыр, үзе теләп бала алып кайткандыр. Киленгә акча җитми безнең, авызында гел акча гына аның. Улымны да күп эшләмәгәнгә боргычлап кына тора. Ике башларына бердәнбер кыз үстерәләр инде алар. Курчак сыман ул онык. Мәктәптә укый, аннан соң күп төрле түгәрәкләргә йөри. Биергә дә йөри ул, рәсемгә дә йөри, аннан атнасына ике-өч тапкыр бассейнга барып йөзеп кайта, инде быел гитарада уйныйм дип әйтә икән. Бер минут буш вакыты юк шул баланың. Ә түгәрәкләр бар да түләүле. Бассейнга да болай гына йөрми ул, тренеры бар ди килен. Бер йөзәргә өйрәнгәч, тагын аерым тренер ник кирәктер инде, анысын аңламыйм. Артык акча ник түләргә инде аңа. Барып, үзе генә йөзеп кайтса, ярамас идемени? Анысы да бушка түгел бит әле аның, шулай ук түләүле. Йөзәм дисә – йөзү киемнәре, биим дисә – бию киемнәре аерым оныкның. Алары шулай ук кыйммәт тора аның. Биергә дә үзең теләгән итәк киеп йөрергә ярамый икән, укытучы кушкан махсус костюм, махсус аяк киемнәре кирәк ди.
Әйтмим инде, хәзер бала-чага үстерү нык кыйммәттер. Әмма малай да эшсез утырмый бит, гел эшләп кенә тора. Киленгә җитми. Көн саен яңа список әзер тора аның. Тегене аласы бар. Моны аласы бар дип кенә тора. Бөтен кирәк әйберне дә алып булмый инде ул, нишләтәсең. Берсен алсаң, икенчесе торып тора. Кайткан саен оныкта да, килендә дә яңадан-яңа киемнәр генә. Ә малайның өстендә һаман шул ук свитер. Шулкадәр түгәрәкләргә йөртмәсә дә буладыр оныкны дип әйтеп карыйм. Министр буласы юктыр әле ул кадәр. Баланың балачагы да булырга тиештер инде ул, тәүлек әйләнәсе уку да уку гына тиеш түгелдер. Каникулда минем янга кайттылар да, онык телевизор карап утыра, тегендә бала-чагалар кардан Кыш бабае ясыйлар. “Карны өеп, чыннан да шулай ясап буламы ул, дәү әни?” – дип сорый онык. Мин шаккаттым инде. Ул баланың ишегалдына чыгып, кар да өеп караганы юк икән бит, ничек буласын да белми. Әллә кайларга, әллә нинди түгәрәкләргә акча түли-түли йөртәләр. Ә бала белән бергәләшеп Кыш бабай да эшләгәннәре юк!
Менә бүген килен үзе шалтыратты. Тагын малайдан зарлана инде бу дип, телефонны алмадым башта. Бераздан тагын шалтырата бу. Кат-кат шалтыраткач, юкка түгелдер дип алган идем, һаман да шул ук зар булып чыкты. Аласым да калмаган. “Баланың түгәрәккә йөргәненә күпме инде, атасы һаман гитара ала алмый әле”, – ди. Нишләсен инде, үзенең башыннан да артыграк сикерә алмый дидем. Балага гитара алам дип ярылсын мени инде ул. Улымны жәлләп үләм инде. Хәленнән килсә, килен улымны тотып ашар иде, валлаһи.
Мәгълүмат: beznen_avil