Коронавирусның яңа тибын йоктырып Covid-19 авыруы белән белән зарарланган кешеләр ризыкның тәмен тоймаска һәм исләрне аермаска мөмкин. Британия оториноларингология ассоциациясе (ENT UK) шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Ассоциация тараткан белдерүдә Көньяк Корея, Кытай һәм Италиядән килгән авыруларда «Covid-19 инфекциясе расланган пациентларның күпчелегендә аносмия/гипосмия (ис сизү тойгысы югалу\кимү. — Т-и иск.) барлыкка килгәнлеге» искәртелә.
Белгечләр сүзләренчә, аносмия теләсә нинди коронавирус инфекцияләре вакытында 10-15 процент очракта барлыкка килә. Шуңа да карамастан, экспертлар ис сизү тойгысын югалту факторын яңа типтагы коронавирус симптомнары булмаган пациентлар белән эшләгәндә исәпкә алырга кирәк дип саный. Ис сизү тойгысы белән бәйле проблемалар килеп туган очракта, алар җиде көнгә үзлектән изоляцияләнергә киңәш итә.
«Татар-информ» элек Роспотребнадзорда коронавирусны диагностикалау өчен илдәге системалар турында сөйләгәннәрен хәбәр иткән иде.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar