// Татар Тудей // Татар Бүген //
Җырчы Чәчкә үзен күптән борчыган мәсьәләгә ачыклык кертте. Бу аның кызының исеменә бәйле әйтелгән тәнкыйть сүзләренә җавап буларак яңгырады.
Чәчкә әйтүенчә, кызы туганнан бирле аның исеме турында төрле тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килгән. «Бу темага нокта куям! Сез Аллаh Тәгаләдән узып, ничек шундый сүзләр яза аласыз соң?
Кеше турында юньләп бернәрсә дә белмичә, нахак сүзләр яудыру дөресме икән?
Мин 28 яшемдә кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Ирек белән тормыш итә башладык, бергә концертлар куеп, банкетлар эшли идек. Бар да яхшы. Ләкин… балабыз юк иде. Баштарак ул сизелмәде, чаптык та чаптык. «Рабочая лошадь» кебек үзем рульда, үзем концертлар куям, ирем оештыра, туй-юбилейларны бергә алып барабыз… Ә күңел буш, эчемдә нидер житми. Чын хатын-кыз, ана булып камилләшмәвем минем йөрәгемне утә дә әрнетә иде.
«Хатын-кызның ботен матурлыгы, ботен күрке ана булуда», дип юкка гына язмаганнар бит. Болай да сызлаган ярама тоз салучылар күп булды. Алар инде иң якын кешеләр — туганнар, таныш-белешләр. «Бәби юкмы соң әле?», «Картаясың бит, бала кирәк».»Әлегә юк «, дип кенә әйтә идем. Ә эчтән ничек үксегәнемне белсәгез!
Күпме көннәр-төннәр мендәргә елап уздырганымны беркем белми бит. Аллаhтан ялварып-ялварып сорый идем…
Ирем гел тынычландыра иде: «Балабыз булмаса да, ярар, син минем кызым булырсың», — дип шаяртып, күңелне күтәрергә тырыша иде», дип яза җырчы.
Чәчкә белдерүенчә, 3 елдан соң ул авырга уза һәм шуннан соң иң бәхетле көннәре башлана. «2016 елның август аенда кызым дөньяга килде. Хисләремнең ничек ташып акканын сүз белән генә әйтеп аңлата алмыйм. Рәхмәт Раббыма! Ирем белән алдан сөйләшеп куйган Весна исемен бирдем. Ни өчен Весна диярсез.
Чөнки шушы балам — минем язым, хатын-кыз буларак чәчәк аттырган җимешем, мине яшәрткән һәм яшәткән иң зур бәхетем! Роддомнан чыгып, бераз вакыт үткәч, мәчеткә барып исем куштырдык — чын мөселман исемен!» — дип хис-кичерешләре белән бүлешә Чәчкә һәм бу исемне әйтмәячәген дә искәртә. Шулай ук ул башка мондый сораулар булмасына ышанып калуын җиткерә.
Мәгълүмат җырчы Чәчкәнең инстаграмыннан