Табиб Мясников коронавирус буенча фаразларын әйтә

-- Лейла

Табиб Александр Мясников телеграм-каналда коронавирус пандемиясе үсешенең җитдилеген бәяләп бетермәгәнлеген таныды.

Табиб ассызыклаганча, күпчелек табиблар да инфекцияне баштан ук җитди санамаган һәм кирәкле чаралар белән соңга калган.

«Кызганычка каршы, барысы да начар сценарий буенча  китте», — диде ул.

Мясников билгеләп үткәнчә, авыруның таралу тизлеге югары.

Аның фикеренчә, инфекция йоктыру түбәнәйгәч, ул гадәти ОРЗ режимына күчәчәк.

COVID-19 коронавирус йогышлы эпидемиясе бөтен дөньяга диярлек кагылды. ВОЗ мәгълүматларына караганда, миллионнан артык кеше чир йоктырган, 50 меңнән артык кеше үлгән.

Чыганак:  ku66.ru

Бәйле