Россиядә коронавируска каршы препарат эшләнә

-- Лейла

Россия компаниясе коронавирусны дәвалау өчен препарат эшләгән. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россия Президенты Владимир Путин белән киңәшмәдә белдерде.

Аның сүзләренә караганда, препарат берничә илдә сыналган, шуннан соң Россиядә тулысынча үз илебездә аналоглар булдырганнар. Беренче партия клиник сынаулар өчен әзер, дип билгеләп үтте Мурашко. «Без аның бүген экспертлар тарафыннан документлар пакетын кертергә тиешлеген көтәбез. Кыска вакыт эчендә клиник тикшеренүләр бәяләнәчәк«, — дип хәбәр итә РИА Новости сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Препаратның клиник сынаулары 10-12 көннән дә соңга калмыйча башланачак, дип өстәде министр.

Чыганак: Бизнес Онлайн

Бәйле