Чит илләрдән килгән 15 татарстанлы мәҗбүри изоляцияне бозган, шуның өчен аларны административ җаваплылыкка тарттылар. Бу хакта ТР Эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә чит ил сәфәреннән кайткан Татарстанның 439 кешесе мәҗбүри ике атналык изоляциядә тора.
Хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре коронавируслы авырулар белән элемтәгә кергән татарстанлыларның исемлекләрен формалаштыралар. “Бу категория кешеләрне без шулай ук 14 көн дәвамында җентекләп тикшерәбез», — дип ассызыклады министр урынбасары.
Чыганак: mk.ru