Казанда полиция хезмәткәрләре җәмәгать транспорты пассажирларын тикшерә башлады. Бүген көндез Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Киров дамбасында рейд оештырдылар. Анда 30, 53 һәм 63 нче маршрут автобуслары туктатылды.
Полицейскийлар салонга керә, пассажирларның битлеләре һәм чыгарга белешмәләре барлыгын тикшерә. Таләпләрне бозган гражданнар белән аңлату эшләре алып барыла.
Нәтиҗәдә, бер пассажирны, административ беркетмә төзү өчен, полиция бүлегенә алып киттеләр. Ир полицейскийларга Азино микрорайоныннан Левченко бистәсенә баруын аңлатты. Икенче ир-ат телдән аңлатма биргән. Якын арада тагын ике пассажирны полиция бүлегенә китерәчәкләр, дип язалар Бизнес Онлайнда.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".