«Яннарыңда кала чын дуслар»

Дуслар бик күп булмый, бик аз була,
Карамыйлар алар бернигә
Шул аз булган арасыннан була,
Сер сыйганы тагы бер генә.

Дуслар була сыналганнар күптән,
Синен белән гомер кичергән.
Синең кайгыңны да, шатлыкны да,
Үзенеке кебек үткәргән.

Тормыш иткән чакта күп очырый
Дуслар кебек яхшы кешеләр.
Ләкин, алар бар да дуслар түгел,
Бары якын таныш- белешләр.

Вакыт узган саен алар азая,
Кала ышанычлы булганнар.
Кирәк булса, синең өчен алар
Утка суга керә алганнар.

Онытмаска кирәк ни булса да,
Яннарыңда кала чын дуслар.
Барсын белеп, ташлап киткәннәре,
Иң куркыныч явыз дошманнар.

Әлфия Юсупова

Бәйле