- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Омск өлкәсе Тевриз бистәсендә 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранына пычак кадап үтергәннәр. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Җинаять кылуда җирле 65 яшьлек ир-ат шикләнелә.
Мәетне ветеранның туганнары тапкан. Тикшерүчеләр сүзләренчә, мәетнең тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре бар.
Фаразлар буенча, шикләнүче 6 май көнне ветеран янына кунакка килгән. Алар арасында бәхәс чыккан һәм шикләнелүче ветеранның күкрәгенә пычак кадаган.
Чыганак: РИА-Новости