Минем өчен иң авыры комбикорм ашау иде. Аны ашар алдыннан төнлә начар йокладым. Ничек ашармын, дип борчылдым. Анда бит комбикорм гына түгел, җебетергә куелган ипи, калдык ризыклар, срогы чыккан фасоль дә бар иде. Үзизоляция башланганнан бирле, җырчы Лилия Хәйруллина көн саен Инстаграмга кызыклы пост урнаштыра. Әле алай гына да түгел, Лилия акылга сыймаслык баттлда катнашты.
- Үзизоляция вакытында Инстаграмны актив алып барырга тырыштым. Видеороликлар чыгардым. Нигездә алар юмористик характерда. Әни катнашында да видеолар төшердек.
— Лилия, Инстаграмда баттл оештыру кемнең идеясе?
- Искәндәрнеке. Беркөнне миңа Искәндәр Гайсин баттл оештырырга тәкъдим итеп язды. Ә моңа кадәр без, гомумән, таныш түгел идек. Бер-беребезгә биремнәр биреп, шуларны башкардык. Бик кызыклы килеп чыкты дип уйлыйм, миңа ошады.
— Тәфсилләп сөйлә әле, нинди биремнәр башкардыгыз?
- Мин Искәндәргә машинасын тулысынча алсу төскә буярга, үзен автомойкада юдырырга һәм күкрәгенә эпиляция ясатырга куштым. Ә ул миңа комбикорм ашарга, битемә төрле рәсемнәр ясарга һәм чәчемне кисәргә кушты.
— Чәчеңне бигрәк үзенчәлекле кискәнсең: бер ягы озын, икенчесе — кыска. Кызганмадыңмы?
- Күп кеше чәчем өчен борчылды, ләкин мин моңа җиңел карадым. Хәзерге вакытта прическам үземә бик ошый. Андый беркемдә дә юк, оригиналь килеп чыкты.
— Кайсы биремне башкару авыр булды? Үпкәләшү-ачуланышулар булмадымы?
- Ююк, булмады. Минем өчен иң авыры комбикорм ашау иде. Аны ашар алдыннан төнлә начар йокладым. Ничек ашармын, дип борчылдым. Анда бит комбикорм гына түгел, җебетергә куелган ипи, калдык ризыклар, срогы чыккан фасоль дә бар иде. Бу бирем турында әни белмәгәч (Гөлдәния Хәйруллина турында сүз бара — Л.Р.), ризыкларны аралау булмады.
— Лилия, бу баттл сиңа нигә кирәк булды?
- Ул мине вирус белән бәйле яңалыклардан арындырды, чөнки мин һәрвакыт бирем турында уйладым. Бу сынауларны үтү — үзеңдә яңа көч табу, дигән сүз. Комбикорм ашау, чәч кистерү өчен рухи яктан көчле булырга, оялмаска кирәк. Мәсәлән, мин мыеклы, ямьсез макияж белән стоматологка бардым. Кыскасы, бу баттлдан соң үземне көчлерәк хис итә башладым.
— Тагын тәкъдим итсәләр, катнашачаксыңмы?
- Бер тапкыр ясагач, кызыгы бетәр дип уйлыйм. Ул бит әле кем тәкъдим итүдән дә тора. Бәлки ситуациясенә карап ризалашыр идем.
Чыганак: Шәһри Казан