Гидрометүзәктә Россиядә корылык булыр дип фаразлыйлар?!

-- Лейла

Май аенда узган яңгырлар Россиянең көньяк өлешендә туфракның өске катламын гына сугара алды, шуңа күрә корылык куркынычы кала, дип хәбәр итә Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Аның сүзләренә караганда, көньякта һәм уртача киңлектә кыш булмау сәбәпле, корылык куркынычы яный. Синоптик билгеләп үткәнчә, беренче ике айда көньякта бик аз явым-төшем яуган. Шулай итеп, Краснодар краенда норманың 42% ы, ә Ставропольдә 30-32% ы яуган. Вильфанд мондый явым-төшемнәр нәтиҗәсендә сөрүлек катламының дым белән тулылануын, әмма бер метр катламда дым артмавын ассызыклады.  Гадәттә, түбән катламдагы дым югары катламна тукландыра, ә хәзерге вакытта бу дым юк, дип белдерде Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе. Ул, корылык турында июнь ахырында билгеле сөйләргә мөмкин, дип өстәде. Шул ук вакытта явым-төшемнәр дә вакыт-вакыт явып торса, корылыктан котылырга мөмкин, дип нәтиҗә ясады белгеч.

Чыганак: МК

Бәйле