«Тормыш кара төн ул, малай!»

Көн кичкә авышкач, идарәгә шофер Зиннәт килеп керде.
– Путевка яз әле! — диде ул табельче Энҗегә. — Комлыярга борчак илтеп кайтырга исәп.
– Мисхәт комбайныннан икмәкне кем ташыр соң?
— Комбайны ватылды. Иртәдән бирле шуны саклап тик яттым. — Зиннәт борылып артына төкереп куйды. — Әйдә, бергә барабызмы? Әле сәгать өч кенә, төнгә чаклы әйләнеп кайтырга була.
Энҗенең Комлыяр элеваторында икмәк тапшыру кәгазьләрен тикшереп кайтасы бар иде. Элеваторга ашлыкны заготзерно машиналары ташый, ә колхоз шоферлары комбайннарга беркетелгән. Чит кеше белән йөргәнче, танышың янына утырып бару яхшырак, дип уйлады Энҗе.
– Ярый алайса, бик ялынгач, бармый булмас, — диде ул, путевканы Зиннәткә биргәндә. — Бар, борчагыңны төя дә юл уңаеннан мине алып китәрсең.
…Элеваторда эшне бетереп кайтырга чыкканда, кояш ерактагы тәбәнәк тауларга таба тәгәри генә башлаган иде әле.
Комлыярның авыл очында какча яңаклы, кара костюмлы бер абзый очрады. Абзый Тирәкле кешесе икән.
Җиде-сигез кисәк кенә такта алып кайтасым бар иде, — диде ул Зиннәткә. — Шуны салып кайтыйк инде. Тирәкле олы юлдан нибары өч чакрым, буш итмәм.
— Давай! — диде Зиннәт. Энҗе дәшмәде. Шулай итеп, аларга көтмәгәндә тагын бер юлдаш булды.
…Алдагы машина артыннан бөтерелеп-бөтерелеп соры тузан күтәрелә. Җил бу өермәне Зиннәт машинасы өстенә китереп бөрки. Кабина пыялалары, юка пәрдә элгәндәй, тоныкланды, ян пыялалар күтәрелгән булуга карамастан, тузан үзенә ярык табып кабина эченә дә тулды. Зиннәт машинасын бар көченә куды. Алдан баручыны узарга иде аның исәбе. Әммә кая ул! Алдагы шоферның да кеше тузанын йотасы килми шул.
Энҗе, кабина түшәменә башын бәрмәскә тырышып, куллары белән утыргычка ябышты. Юл сикәлтәләрендә машина даңгыр-доңгыр сикерә. Кузовтагы такталар бер кырыйдан икенче кырыйга авыша. Абзый кеше ахырда түзә алмады, кабина түбәсен шакыды:
– Әкрен, төшереп калдырасың ич!
Ул кабина түбәсен торган саен ныграк төйде.
Зиннәт, ниһаять, тизлекне киметте, теге ләгънәт машинаны алгарак җибәрергә булды. Аннары каты итеп төчкерде:
– Әп-чхи! Чукынды бу тузаны да. Барлы-юклы җиле дә нәкъ маңгайга бәреп исә бит аның. Бәхетсезгә җил каршы, ди.
— Аның каравы, килгәндә арттан иде, — диде Энҗе.
Зиннәт сул кулы белән машина рулен боргалап, уң кулын кесәсенә тыкты да аннан папирос тартып чыгарды. Кабина тартмасыннан шырпы алды, гаҗәп оста кыланып папиросын кабызды.
Алдагы машина ерагайды, тузан басыла төште. Юлның бер ягында сөрелгән җир каралып ята. Аның өстендә анда-санда борчак саламы эскертләре. Сулда, аксыл сары камыл өстендә, арыш покослары тезелеп киткән. Юл, сөзәк таудан төшеп, яшел агачларга күмелгән авылга кереп югала.
– Да, мала-ай, — диде авызыннан төтен чыгарып Зиннәт. — Гел шулай каршы җил исеп тора миңа. Юлым уң булган чак бик сирәк.
Энҗе иңбашларын сикертеп куйды:
– Ник, бүген уңды бит!
– Ашыкма, авылга кайтып кермәдек бит әле… Тормышта да шулай, малай. Әйбәтме инде минем тормыш? Бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы даңгыр-доңгыр тузан йотып йөрим, бар тапканым ашаган-эчкәннән артмый.
Энҗе хәйләкәр елмайды:
— И бичара! Алты почмаклы нарат йортыңны нинди акчага җиткердең соң әле син? Түбәсен дә калай белән яптың.
— Эшләп түгел, билгеле. Җаен табып. Тегеннән-моннан кымтып. Шофер кеше авызын ачып күктән төшкәнне көтеп ятмаса, мал таба инде ул. Түлке бит ул, малай, кәкре юл, кая китереп чыгарасын кем белгән…
«Чыннан да, эшләгән акчасы гына җитмәс иде, — дип уйлады Энҗе. — Йортын да салырга кирәк. Хатыны, балалары белән гомер буе әти-әнисе янында тормас бит…»
Шул вакытта Энҗе күңеленнән генә сөйгән егете Таһиргә рәнҗеп куйды. Авылда беренче тракторчы була торып, нибары дүрт почмаклы йорт салды бит ул. Йорты да нинди диген — усактан. Түбәсен дә түл белән генә япты. Ә эшләвен Зиннәт хәтле биш эшли. Көн-төн колхоз эшендә. Кесәсендә акчасы да җитәрлек, тик үз йомышы артыннан йөрергә бөтенләй вакыты юк. Зиннәт Таһирдән иркенрәк, мулрак яши.
Озакламый Энҗе Таһирнең дүрт почмаклы усак йортына килен булып төшәчәк. Аның күрше-күләннәрдә юк әйберләр булдырасы, олы өйдә матур киенеп яшисе килер.
Ә Зиннәт һаман үзенең бәхетсез язмышыннан зарланды. Аның керфексез түгәрәк зәңгәр күзләре сабыйларча гөнаһсыз карыйлар. Әле күптән түгел бер гаепсезгә судка чакырып бәгыренә төштеләр аның. Завхозга ике кубометр такта алып кайткан өчен.
Зиннәт аның кем тактасы икәнен дә белмәгән. Завхоз төнлә: «Бу йөкне миңа кайтарып бушат!» — дигәч, ул нишләргә тиеш иде соң? «Нинди такта бу? Кемнеке? Кая документларың?» — дип сорап торырга милиционер түгел лә ул!
— Кара син, мөртәтнең именно шул такта белән эләгүен! Әзме колхоз малын урлап эчә ул! Бүтәнен күрмәгәннәр, Зиннәтнең үз гомерендә бер тапкыр ярты машина такта төяп кайтканын белеп алганнар. Чак утыртмадылар бит, малай! Ну, әгәр дә син путевка бирмәгән булсаң, баш бетә иде. — Ул Энҗегә якын итеп карап куйды.
Зиннәт машинаны олы юлдан читкә, Тирәклегә таба борды. Алар, сөргән җир өстеннән әле күптән түгел генә салынган юл буйлап, күксел тауларга таба киттеләр.
Зиннәт фараларны кабызды да башлаган сүзен очлап куйды:
– Тормыш кара төн ул, малай. Анда һәркем, машина кебек, үз юлын үзе яктырта. Чит машинаның яктысы синең күзеңне генә сукырайта ул. Ике машина, бер-берсенең юлын яктыртам дип, утларын сүндерми кара-каршы килсәләр, ни була? Металлом һәм кәтлит була. Шунлыктан, кешегә өмет баглама, үз ягыңны үзең кара…
Җир өстенә сиздерми генә кичке караңгылык төште. Кичке салкын, Зиннәт сүзләре белән бергә, Энҗенең йөрәгенә үтеп кергәндәй булды.
Тирәкледә әлеге абзый такталарын тиз бушатты, әмма юлны дәвам итү насыйп булмады. Зиннәт бер капка турысында тукталды да:
– Монда кода тора минем. Гадел Садыйкны беләсеңме? Юкмыни? Шул була инде минем кода, — диде. — Түрләреннән үтеп тә, хәлләрен белеп чыкмасам, каргышы төшәр…
– Озак торма! — дип кисәтте Энҗе. — Болай да караңгыга калдык.
– Юк ла, су гына эчеп чыгам.
Ул кереп җиткәндерме-юктырмы, бер ир белән бер хатын капкадан йөгереп чыктылар.
– Исәнме, үскәнем!
– Исәнмесез!
– Нишләп монда утырасың? Әйдә, өйгә рәхим ит! – Ю-ук, рәхмәт! Соңга калабыз, тизрәк кайтырга кирәк. Зиннәтне дә тотмагыз, мине дә кыстамагыз берүк! Энҗенең бу сүзләрен ишеткәч, ханым хәйран калды:
– Әстәгъфирулла! Бу ни дигән сүз тагы? Елына бер килгән коданы чәй дә эчерми җибәрәмме соң? Әйдә, сүз куертып торуда мәгънә юк, керик!
Энҗене, ай-ваена карамыйча, өйгә алып кереп киттеләр.
Олы йортта өстәлгә уф-уф итеп самовар килеп утырды. Бал-май куелды. Хуҗа кеше бер «акбаш»ны ачты.
Берәр стакан салып, йомырка тәбәсе белән каплап куйгач, Зиннәт бөгелә-сыгыла гармун уйнады.
Кара кашлы, түгәрәк битле кодача Энҗене, тегесен кап, монысын авыз ит, дип сыйлады, ни йомыш белән юлда йөрүен сораштырды.
Ә Зиннәткә үпкә белдерде:
– Нишләп Наҗияне алып килмәдең? Икенче килгәндә, парлап килегез, балаларны да калдырмагыз. Сабан туенда бергә-бергә бик күңелле булган иде бит! Менә әле, картка да әйтәм, и-и, дим, үз гомеребездә тагын шулай рәхәтләнеп, күңелле итеп утыра алабызмы-юкмы, дим.
Үзе елтыр күзләре белән Энҗене чәнчеп-чәнчеп алды. Аның карашы: «Нишләп ерак юлда кич белән кеше иренә ияреп йөрисең син?» — дигән төсле иде.
Капкан ризыгы тамагыннан үтмәде Энҗенең. «И ходаем, бу кешеләр гайбәт таратмагайлары. Соңга да калабыз, әле тагын егерме чакрым кайтасы бар бит», — дип борчылды ул.
Ә Зиннәт ашыкмады.
– Карале, кода, минем дә сиңа күчтәнәч бар иде бит анда, — дип сикереп торды да тыштан тагын бер ярты алып керде. — Юл да уң булды бүген, буш кул белән керү ярамас, дидем…
…Машина тавышы авыл урамнарының сак тынлыгын бозып, фаралардан озын сары тасмалар басу юлына сузылып ятканда, сәгать унберенче киткән иде инде.
Авылдан чыгуга, юл уйсулыкка төште, Зиннәт шундук машинасын туктатты.
– Аккумулятор әзрәк ял итсен әле. Без дә бераз сөйләшеп алыйк.
Аның сыгылмалы салкын бармаклары Энҗенең кулларына орындылар. Энҗе елан тоткандай дерт итеп кулларын тартып алды.
– Кара-кара, кыланамы! — дип авызын кыйшайтты Зиннәт. — Кулыңнан тотарга да ярамыймыни?
– Ярамый шул, ник ярасын.
– Соң инде, яшьтәш, бергә үскән, син кыз, мин дә любой егеттән ким түгел дигәндәй, кочаклашып бер үбешмәгәч тә…
Энҗе Зиннәтнең бу урынсыз шаяруына чик куярга теләде:
– Әйдә, кайтыйк тизрәк. Хатының көтә-көтә көтек булгандыр инде.
– Көтә, көтмәгән кая! Ай, гел кайтмаса, ди торгандыр әле. Хатыннан уңмадым бит мин, малай!
Энҗенең бу сүзләрне беренче ишетүе түгел иде. Зиннәт хатыныннан гел зарлана. Наҗия — сары чәчле, киң җилкәле хатын, медсестра булып эшли. Зиннәт аңа, очраклы рәвештә дигәндәй, өйләнеп куйды. Шунлыктан Энҗе Зиннәтне хатыныннан зарлануы өчен дә гаепләми, очраклы кавышкан кешеләрнең холыклары бер-берсенә туры килмәве бик табигый, дип карый иде. (Дәвамы бар)

Мәдинә Маликова

Бәйле