Федераль регистр мәгълүматларына караганда, 10 июньгә Татарстанда коронавирус белән авыру очракларының гомуми саны 3 720не тәшкил итә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстанда Федераль регистрда барлыгы теркәлгән (мин хәзер 10 июньгә актуаль саннарны атыйм, бүген алар үзгәрә) 3 720 очрак. 2 767 кеше савыкты», — диде Галимова брифинг барышында.
Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен 4 728 койка әзер. Федераль регистрдан үлүчеләр саны 10 кеше тәшкил итә.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".