–тәрәзә яныннан читкәрәк китегез;
– әгәр болында яки урманда калгансыз икән, биек агач төбенә утырмагыз;
– кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый;
– су тирәсендә тормагыз;
– машинада калсагыз, тимеренә кагылмагыз, ишекләрне, тәрәзәләрне ябыгыз;
– җиргә ятарга ярамый;
– ачык урында калсагыз, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, аякларыгызны кочаклап утырыгыз;
– яшен вакытында урман кырыенда, учак янында утырырга, электр баганасы янында басып торырга да ярамый;
– велосипедта яки мотоциклда барсагыз, төшегез, алардан 50 метр читкә китеп торыгыз.
Белеп тор!
Җир шарында һәр секунд саен 117 тапкыр яшен яшьни. Шуның яртысы – океан өстендә, яртысы коры җиргә туры килә. Яшен күбрәк Венера, Юпитер, Сатурн, Уран планеталарында күзәтелә икән.
Чыганак: Ватаным Татарстан