Уфа урамында гарип аяклы «маугли» малай табылган

-- Лейла

Бүген башкаланың Вологодская урамында бер ханым җәйге кызу көндә резин итекләр кигән малайны күреп ала.

Ул бик нык аксый, якыннан карагач, аның аягы гарип булып чыга. Хатын күргәннәреннән куркуга кала һәм шунда ук үзенең дус кызы — волонтер Алинә Насыйровага мөрәҗәгать итә.

— Мин нәкъ менә шушы урыннан ерак түгел идем, тиз генә алар янына килдем, — дип сөйли Алинә. — Малайдан: «Ни өчен резин итекләр кидең?» — дип сорадым, ә ул: «Кияргә башка берни дә юк», — дип җавап бирде.

Изге күңелле ханым балага ярдәм итәргә һәм яраклы аяк киеме сатып алырга була. Тик алар якындагы аяк кибетенә кергәч, малайның аяклары гарип булуы, гадәти аяк киеменә сыймавы ачыклана.

— Аяк киемен салгач, мин шаккаттым, — ди Алинә. — Бәлки ул шулай булып тугандыр, бәлки аңа операция кирәктер. Малайның оекбашлары юк, аягы кырылып беткән һәм пычракка баткан.

Волонтер баланың ашарына һәм кием-салым сатып алган, әмма ул аларны кабул итүдән курыккан.

— Ул әнисе аны тирги, ә абыйсы таяк белән кыйный, ди, — дип сөйли Алинә Насыйрова.

Малай Алинәгә үз исемен атаган, аңа 9 яшь, тик ул мәктәпкә йөрми, хәреф таныймый.

— Без шәһәрнең бу районы буенча шәфкать туташына шалтыраттык. Ул баланың гаиләсе имин булмавы, анда дүрт бала булуы турында сөйләде, — ди Алинә Насыйрова. — Малайны операциягә әзерлиләр. Күрше кибеттә сатучылар миңа аның сорануы турында әйтә.

Хәзерге вакытта волонтер бала белән кала.

— Республика Башлыгы бала белән хәлне контрольгә алды, — дип сөйләде хокук яклаучы Эльза Мәүлимшина. — Без малайның торышын күзәтеп торачакбыз, аның гаилә шартларын ачыклаячакбыз һәм, кирәк булганда, гаилә әгъзаларын начар гадәтләрдән арындыруда ярдәм итәчәкбез. Миңа шулай ук Наталья Сорг һәм Олег Галин да ярдәм итәчәк.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле