Синоптик Россиягә аномаль эсселек кайчан килер дип сөйләде

-- Лейла

Россиянең Европа өлешендәге көнбатышта аномаль эсселек җомга, 26 нчы июньдә көтелә. Температура 31 градуска кадәр җитәчәк, диде гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

«Циркуляция үзгәрә, җомга көннән температура фоны — 25-30 градус. Атна ахырына кадәр шулай. Бу илнең Европа территориясенең көнбатыш өлешенә кагыла», — дип хәбәр итте синоптик.

Вильфанд сүзләренә караганда, мондый температура фоны нормадан 4-5 градуска югарырак.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле