Ярдәм сорап кычкыралар: хатын 5 баланы фатирда бикләп китә

-- Лейла

Мәскәүдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре фатирда берничә көнгә балигъ булмаган биш баланы калдырган хатынга карата җинаять эше кузгаткан.

РЕН ТВ мәгълүматлары буенча, ханым 17 июнь көнне Можай районына дачага китә һәм анда өч көн була. Бу вакытта аның балалары Литва бульварында урнашкан йорт фатирында бикләнә. 20 июнь көнне күршеләр ярдәм сорап кычкырулар ишеттеләр. Ишекне МЧС хезмәткәрләренә ачарга туры килә.

Фатирда 2,3 һәм 9 яшьлек өч малай һәм 2007 елда туган ике кыз табыла.

Җинаять эше «балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү»маддәсе буенча кузгатылган.

Чыганак: ren.tv

Бәйле