- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Танылган скрипкачы Динә Закирова кыска вакыт эчендә генә якын кешеләрен югалткан. Бу хакта артист социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.
“Аерылышу авыр бит … Бер берсе артыннан иң иң якыннарыбыз китте. Яраткан әбиебез Рузалия, сөекле абыебыз Ильдар . Бик юксынырбыз үзегезне. Бу кайгылы вакытыбызда янәшәбездә булган дусларга туганнарга бөтен гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм!”, – дип язган Динә.
Без дә Динә Закированың тирән кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлыклар телибез!
Чыганак: Шәһри Казан