Бер авылга – 60 ялгыз
Яңа Кади авыл җирлегенә Утыз Имән һәм Кызыл Чишмә авыллары керә. Аларда 500дән артык кеше яши. Кызыл Чишмә – бик кечкенә авыл. Монда алты гына йорт калган. Күпчелек халык Утыз Имән авылында гомер итә. 500 кешенең 60ы – бер тапкыр да гаилә кормаучылар. Авыл җирлеге башлыгы Миңгәрәй Әминов әйтүенчә, ялгызлар арасында ир-атлар күбрәк. Аеруча – 40 яшьтән өлкәнрәкләр.
– Алар арасында төрлесе бар. Туганнары үлгәннән соң ялгыз яшәүчеләр дә, карт әнисенең пенсиясен көтеп, шуңа гына көн итеп ятучылары да. Андыйлар, гадәттә, эшсезлекне колхоз бетүгә сылтый. Эшләгән кешегә эше дә бар югыйсә. Яраткан кызына өйләнергә теләп, әти-әнисенең фатихасын алмыйча, соңыннан бер дә гаилә кормаска карар кылган ир-ат та бар. Дүрт бертуган буйдак гомер итә. Барысы да «салырга» ярата шул… Тагын бер йортта абыйлы-энеле егетләр бар. Эшләп тә йөриләр. Тәртипләре дә яхшы үзләренең. Тик ни сәбәпледер вакытында гаилә кора алмаганнар. Аның сәбәпләрен әйтеп бирү дә читен, – ди Миңгәрәй Әминов.
Узган ел авылда ике гаилә барлыкка килгән. Бик аз булса да, күпбалалы гаиләләр дә бар. Балалар саны аз булгач, мәктәп, бакча да ямансулап калган. 360 урынлык мәктәптә нибары 15 бала укый бүген. Яңа уку елында беренче сыйныфка 4 укучы барачак. Бакчага 3 бала йөри.
– Безнең районда узган ел туучылар үлүчеләргә караганда күпкә кимрәк иде. Чөнки үзебездә бала тудыру йорты ябылгач, яшь әниләрне Әлмәткә яки Казанга җибәрәләр. Анда туган балалар шул шәһәрләр статистикасын тулыландыра. Күрсәткечләрнең бик түбән булуның төп сәбәбе дә шул. Яңа гаиләләр булса, балалар саны артып, мәктәпләр һәм дә бакчалар да гөрләп торыр иде югыйсә. Авыл Советының да мөмкинлекләре артыр иде. Төрле программаларда катнашып, грантлар отарга да уңайлырак булыр иде, – дип саный җирлек башлыгы.
«Кирегә юл булса…»
Ялгыз тормыш парлы гомер итү түгел инде. Ялгызлык ир-атлар өчен аеруча да авыр. Аларның күпчелеге хәмер белән дуслаша, әниләре белән яшәп өйрәнелгән тормышларын үзгәртергә теләмәүчеләре дә байтак. Алар арасында эчми-тартмый, тәртипсез тормыш рәвеше алып бармый торганнар, кулларына тотып эшләр эше булган, «менә дигән» егетләр дә бар. 50 буйдакның егерме бишләбен шундый дип әйтеп була, ди Миңгәрәй абый.
Әнисе белән яшәүче 58 яшьлек Самат Гафиятуллинны безгә нәкъ менә шундый ир-ат дип таныштырдылар. Нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп эшли торган тырыш кеше, ди аның турында авылдашлары. Аның белән очрашып сөйләшүебез дә кызу эш вакытына туры килде. Без аны тракторы белән юл читендәге чүп үләннәрне чапкан чагында очраттык. Бик кыенсынып кына сөйләште безнең белән.
– Яшь вакытта: «Барысы да алда, әлегә берни дә кирәкми», – дип яшисең. Мин дә: «Өлгерәм», – дидем. 30 яшьнең теге ягына чыккач: «Кара, үзем генә дә яши алам бит», – дип уйлыйсың. Ә инде күзеңне ачып, өйләнү турында уйлана башлагач, соң булганы ачыклана. Шуңа күрә вакытында өйләнергә кирәк. Әни – көчле холыклы кеше. Эчеп-тартып йөрмәвебез, тәртип бозмавыбыз да – аның тәрбиясе нәтиҗәсе. Гаилә коруга килгәндә, каты итеп әйтүче дә, киңәш бирүче дә булмагандыр, бәлки… Оялчанлыгым, юашлыгым да көчле булгандыр. Кирегә юл булса, 23-24 яшьтә өйләнер идем. Тиле булганмын. Тиле… Хәзер берни дә эшләп булмый. Ялгыз яшьтәшләремнең күбесе эчеп харап була шул. Авылларда эшсезлек тә көчле, – диде ул безгә, ялгыз тормыш турындагы фикерләре белән уртаклашып.
Тагын бер авылдашы Фоат абый Ганиевка – 68 яшь. Ул да гомер буе туган авылында шофер булып эшләгән. Ялгызы гына яшәсә дә, йорт-җирләренең пөхтә, ишегалларының каралган булуына сокландык.
– Бөтен эшне үзем эшлим. Керен дә юам, идәнен дә. Әни үлгәннән соң да ун еллап сыер асрадым әле, – диде ул, безнең гаҗәпләнүебезгә каршы елмаеп.
Фоат абыйдан бер дә өйләнмәвенең сәбәбен сорагач: «Аны бер сүз белән генә аңлатып та булмый инде», – диде.
– Әти мин армиядән кайтуга вафат булды. Әни гел авырып торды. Аны калдырып чыгып китәсем килмәде. Аннан соң инде өйләнү турындагы уйлар гел артка чигерелеп килде… Мин армиядән кайтканда безгә барырдай яшьтәге кызлар кайсы шәһәргә, кайсы кияүгә чыгып киткән иде. Яшь чагында күз атып йөргән кызлар да булды югыйсә. Олыгая төшкәч тә танышкан-аралашкан хатын-кызлар булды, ләкин барысы да шәһәрдә яшәргә теләде шул. Аннан соң ялгыз тормышка үзең дә ияләшәсең инде. 50 яшь тулгач, танышу турында бөтенләй уйламый башлыйсың. Бүген дә элек аралашкан хатын-кызлар белән дусларча хәл белешеп, шалтыратышып торабыз. Аларның инде һәркайсының гаиләләре бар, – ди Фоат абый.
Әңгәмәдәшемә: «Ялгызлыктан куркасызмы?» – дигән сорауны биргәнне сизми дә калдым.
– Юк. Хәзер юк инде, – диде ул тыныч кына. – Баштарак булгандыр да бәлки. Хәзер инде тормыш бер җае белән бара. Яныма килеп яшәргә риза булган кешене дә алып кайтмас идем, чөнки ялгызым гына яшәргә өйрәндем. Сәламәтлегем дә шәптән түгел. Ир-ат 25 яшькә кадәр гаилә корса яхшыдыр, дип уйлыйм. Мин дә 22-23 яшьләрдә өйләнмәкче идем. Сөйгән кызым әйтмичә генә башкага кияүгә чыкты… Шул яшьләрне узгач, башта сайланасың, аннан соң үзең генә яшәргә ияләшә башлыйсың. Хәзер кире кайтарып булмый инде… Кирегә юл булса, бәлки, башкача эшләгән, уйлаган булыр идем. Яшьләргә: «Ялгыз калырга тырышмагыз», – дип әйтер идем. Үземнең дә үкенгән чаклар бар.
Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2014 елдан республикада гаилә коручылар саны кими. Вазгыять аеруча 2016 елда катлаулы булган. Бу елны язылышучылар 16 процентка кимегән. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, күрсәткечләр 5 процентка арткан. Ләкин 2018 һәм 2019 елларда язылышучылар кабат 7,8 һәм 2,7 процентка кимегән. Быелның биш аенда Татарстанда 4755 яңа гаилә барлыкка килгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1375 парга (22,4 процентка) кимрәк. Моңа, билгеле, илдәге эпидемиологик вазгыять тә сәбәпче, чөнки 30 марттан ЗАГС органнары туучыларны, үлүчеләрне һәм аерым очракларда гына гаиләләрне теркәде. Шул ук вакытта Татарстанда аерылышучылар саны да кими. Уңай үзгәрешләр өч ел рәттән күзәтелә. 2018 һәм 2019 елларда – 1 процентка, быелның беренче кварталында, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,2 процентка кимегән.
Фоат абый фикеренчә, авылда яшәүчеләргә гаилә кору авыррак. Чөнки мәктәпне тәмамлаган егет һәм кызлар төрле җиргә таралышалар. Читтән яр эзлиләр. Калганнарына пар табу читенләшә.
– Ләкин авылда калучылар да кирәк бит. Үземнең шәһәргә чыгып китү турында бер дә уйлаганым булмады, – ди ул.
Шушы ук районның Лашман авылында яшәүче Әхсән абый Галиевкә – 72 яшь.
Ялгызы гына торса да, ул күпләп маллар тота. Дүрт сыер һәм биш бозау асрый.
– Ялгыз тормыш җиңел түгел, әлбәттә, – ди бер дә гаилә кормаган абый. – Җир йөзендә һәрнәрсә парлы итеп яратылган. Хайваннар да, терлекләр дә парлаша хәтта. Мин инде шулай яшәп өйрәндем. Телевизор, интернет бар. Маллар карыйм. Яшь вакытта «Өйләнергә өлгерермен әле», – дип яшәдем. Аннан соң инде гомер узганын аңладым. Сүз катып караган хатын-кызлар да булды. Тик аларның авылга кайтасылары килмәде. Мин исә бу тормышымны калдырып чыгып китәргә теләмәдем. Ир-атның иртәрәк, 24-25 яшьтән дә калмыйча өйләнүе яхшы, әлбәттә. «Акыл кермәгән» чагында. Олыгайган саен ялгыз тормышка күнегә башлыйсың. Башка кешегә ияләшер, яраклашыр өчен дә авыррак була. Яшь чагында бер-береңә тизрәк, җайлырак ияләшәсеңдер.
Чирен яшергән…
Кызганыч, Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре әйтүенчә, республикада ялгызлар саны алып барылмый. Дөресрәге, ЗАГС идарәсе әлеге мәгълүматлар өчен җаваплы түгел. Шуңа күрә бу хакта төгәл мәгълүмат белеп булмады.
Ялгызлар проблемасы идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинаны да борчый.
– Хәзер татарстанлылар беренче балаларын әби-бабалары, хәтта әти-әниләренә караганда күпкә соңрак алып кайта. Соңгы ун елда республикада беренче тапкыр әни булуның уртача яше 25тән 29га кадәр артты. Әгәр ун ел элек кызларның күпчелеге 25 яшькә кадәр кияүгә чыкса, хәзер мондыйлар өчтән бер өлешне генә тәшкил итә. Ир-атлар белән дә шундый ук күренеш. Егетләр башта белем алырга, карьера ясарга, булачак гаилә иминлегенә билгеле бер нигез салырга омтыла, – ди Гөлшат Нигъмәтуллина.
Авыл һәм шәһәрләрдә ялгызлар саны артуның төп сәбәбен әнә шул дип саный җитәкче.
– Хәзерге тормышта ирләр һәм хатын-кызларның күпчелеге белем алу, карьера булдыру һәм күңел ачуны гаилә кору һәм бала табудан өстенрәк куя. Кемдер туй көне турында хыялланганда, икенче берәү бу җаваплы адымга бик шомланып карый. Хәзер күп парлар традицион гаилә кыйммәтләрен читкә кагып, язылышмыйча гына яши, – ди ул.
Тенденция аңлашыла да, ләкин беренче карашка гөнаһсыз булып тоелган күренеш артында зур проблема ята. Чөнки, Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренчә, гаилә кору яшеннән (аның чикләре юк) аермалы буларак, бәби алып кайту яше (репродуктив) андый ук сыгылмалы түгел. Шул ук вакытта кешеләр ни дәрәҗәдә соңрак гаилә корып беренче балаларын алып кайта, күпбалалы гаилә булу мөмкинлеге дә шуның кадәрле үк кими.
Газетабызның социаль челтәрләрендә «Сезнең авылда ялгызлар күпме?» дигән сораштыру уздырган идек. 83 кешенең 97,59 проценты – «Әйе» дип, 2,41 проценты «Юк» дип җавап биргән. «Казанда авылдан качып килүче ялгызлар», «Яшел Үзән районында кияүгә чыкмаган хатын-кызлар күп» дип фикер калдыручылар да бар.
Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы, яучы Наилә Җиһаншина фикеренчә, ялгызлар проблемасы бар һәм ул зур. Ләкин күпчелек аны яшереп калдырырга тырыша, чөнки ул – бик шәхси тема.
Танылган яучы фикеренчә, кыз балаларның кияүгә чыкмавында әти-әниләрнең дә гаебе бар.
– Әти-әниләр кызларын: «Башта укырга, эшкә урнашырга, карьера ясарга кирәк, бар нәрсәң булгач кына кияүгә чыгарсың», – дип «программалаштыра»лар. Һәм кызларның күпчелеге шулай дөрес дип уйлый. Егетләр белән дә шулай ук. Тик безнең үзәккә 22 – 27 яшьтән килә башлаган егетләрне күргәч, моңа бик куанам. Чөнки 30 – 35 яшьтә килсәләр, алар инде күп вакытларын ялгызлыкта уздырган була. Ничек кенә булса да, кешенең күңеле барыбер пар канатлы булырга тели. Андыйлар гына рәхәтләнеп оча ала. Бер канатлылар да оча ала, әлбәттә, тик алай авыррак. Яшь барган саен сайлау мөмкинлеге дә кими. Ә кеше күңеле картаймый. Ул һәрвакытта да: «Әле вакыт бар. Бөтен мөмкинлекләр алда», – дип уйлый. Ләкин шәхси тормышта соңга калырга мөмкинсең, – ди Наилә ханым.
Күптән түгел бер гаилә кавышкан. Кызга да, егеткә дә 40 яшь икән. Икесен дә мактап туя алмый яучы. Тик… әлегә хатын-кыз балага уза алмый икән.
– Саф кыз булып кияүгә чыкты. Шулкадәрле акыллы, матур пар. Балалары булмагач, икесе дә борчылалар хәзер. Чөнки вакыт шактый узган… – ди ул.
Наилә Җиһаншина авылларда ялгызлар (аеруча ир-атлар) артуны кызларның шәһәргә чыгып китүләре белән бәйләп аңлата:
– Ә бит авылда менә дигән итеп яшәп ятучы егетләребез бар. Тормыш корырга теләгән эшмәкәрләр, председательләр, фермерлар. Ә әниләр кызларын һаман шәһәргә озату ягын карый. Яучы буларак әйтәм: авыл киявенә кәләш табу бик авыр. Кызлар: «Авылда безгә эш юк», – диләр. Шуңа күрә районнарда нинди эшләр оештырып булыр иде икән, дип уйларга кирәк.
Наилә Җиһаншина, авылда кызларга читтән торып эшләү җаен карарга мөмкин, дип саный. Димәк, авылда – ялгыз ир-атлар, шәһәрдә кияү таба алмый азапланган кызлар бик күп.
– Әгәр статистикага карасак, шәһәрдә 30 – 45 яшьлек бер дә кияүгә чыкмаган хатын-кызлар бик күп. Аларны авылдагы менә дигән егетләр белән кавыштырсак, ничек шәп булыр иде, дим. Тик ялгызымның гына көчем җитми…
Ялгызлар кемгә кирәк?
Проблема ачык. Чишелеш юлларын ничек табасы соң? Дөрес, ЗАГС идарәсе гаиләләрне саклап калу максатыннан һәр төрле эшләр алып бара. Аерылышырга теләгән гаилә белән консультацияләр, психологик, медиатив ярдәм оештырыла. Нәтиҗәләре дә бар. Мәсәлән, узган ел бу ярдәмнән 1368 кеше файдаланган. Шәхсән мөрәҗәгать итүче 327 парның 99ы дуслашкан. Быел исә 61 парның 11е гаиләләрен саклап калырга кирәк, дигән карарга килгән. Тик гаиләне саклап калу турында уйланганчы, аны булдыру хакында да уйларга кирәк бит әле. Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, бу максаттан районнарда «Пар канатлар», «Ак калфак», «Школы счастливой семьи» гаилә клублары эшли. Фактлар бу чараларның гына аз булуын сөйли.
Бу фикерне Наилә Җиһаншина да куәтли. Аныңча, районнарда көчле яучылар хезмәте кирәк. Алар бар да. Тик, кызганыч, актив түгел. Мәсәлән, Саба районында егет һәм кызларны таныштыру максатыннан очрашулар да уздырганнар. Тик кавышучылар юк икән. Бөтен республика буенча нәтиҗә бик аз.
-Үзәкләшкән көчле оешма булырга тиеш. Ул булмыйча торып, районнар үзләре генә бу эшне башкарып чыга алмыйлар. Без, мәсәлән, Сабада булмаса, кияү һәм кәләшне бөтен республика буенча тәкъдим итә алабыз. Бу эшне эшләр өчен 15 – 20 кеше кирәк. Алар районнарга чыгып, ялгызларны барлап, яшьләре, таләпләре турында мәгълүмат туплар иде. Аннан соң аларны бөтен республика буенча кавыштырырга мөмкин булыр иде. Әлеге эш актив барыр һәм файдасы да булыр иде. Бу турыда әйткәнем дә бар, тик эш «бик кирәк шул» дигәннән артмый, – ди Наилә Җиһаншина.
Шуңа охшаш фикерне Утыз Имән авылында да ишеткән идек. Миңгәрәй Әминов фикеренчә, районнарда яшьләрне таныштыру, кавыштыру максатыннан яңа программалар булдырылырга тиеш.
– Районда, элеккеге кебек, яучылар хезмәте актив эшләсә, бәлки, болай ук булмас та иде. Яшьләрне табыштырып кавыштырсалар, гаиләләр күбрәк булыр иде дип уйлыйм. Шәһәрдә дә ачлы-туклы интегеп яшәүче ялгыз әниләр бар бит. Аларны да авылга кайтарырга мөмкин булыр иде, бәлки. Безнең районда да бу яктан эш башлана башлаган иде. Ләкин эпидемия сәбәпле, тукталды дип беләм. Бу мәсьәләдә дәүләт программасы 20 ел элек кирәк иде. Авылда халык картайды хәзер. Пенсионерлар һәм ялгызлар гына утырып калды, – дип көрсенә гомере буе авылда яшәгән абый.
Чыганак: Ватаным Татарстан