- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Узып баручылар зыян күргән җәяүлене юл читенә алып чыккач, билгесез ир-атлар аңа ташланган һәм кыйный башлаган.
Видеога Чаллыда машина бәрдереп киткән җәяүлене кыйнаганнары эләккән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.
Кадрларда билгесез автомобиль бәрдереп киткән ир-атның юлда ятуы күренә. Авария мизгеле күренми.
Узып баручылар зыян күрүчене юл читенә алып чыккач, аңа билгесез ир-атлар ташланып, кыйный башлый. Шаһитлар җәяүлегә ярдәм итәргә тырышса да, агрессив ир-атлар аларга да һөҗүм итә.
Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм машинасы килә башлагач, билгесез кешеләр качып киткән.
Чыганак: Ватаным Татарстан