Әгерҗе районы Кичкетаң авылында яшәүче 73 яшьлек Нургаян Шәрифуллинның урын өстенә егылганына тиздән 5 ел була. Ниндидер эшкә яраклы булыйм, тик ятмыйм дип, ул җәй айларында үз гаиләләренә дә, сатар өчен дә мунча себеркесе бәйләүгә керешкән. Көненә унар миллек әмәлли икән.
.
— Чабынырга яратам, шуннан рәхәтлек алам. Шуңа да себеркене күп итеп бәйлибез. Артыгын сатабыз, кереме иш янына куш булыр, дибез. Элек себеркене урманга машина белән барып җыя идем, хәзер ботакларны улларым алып кайта. Тик ятмыйм дип, урын өстендә килеш бәйлим. Чүбе коела инде, әмма хатыным сүз әйтми. “Исән генә була күр”, — дип тора. Шуннан җан рәхәте алуымны, күңелем үсеп китүен беләләр. Каен, мәтрүшкә исе белән үземне урманга барган кебек хис итәм.
Мунчада хуш ис чыксын өчен, уртасына берәр ботак шомырт, карлыган, әрем, зәңгәр яки сары мәтрүшкә тыксаң әйбәт. Мунча себеркесен 2-3 көн җиләс урында киптергәч, караңгы, кояш төшми торган җиргә эләргә кирәк.
Чыганак: Ирек Мәйданы/Рәзилә РӘСИМ.