Әстерхан хакимияте, төп дәүләт имтиханы, БДИ һәм Бөтенрусия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча даими начар күрсәткечләр аркасында, 8нче гомуми белем бирү мәктәбен ябу турында карар кабул иткән. Бу хакта Әстерхан өлкәсе хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәк мәгариф министры Виталий Гутман сүзләренә караганда, узган ел 38 укучының икесе генә БДИ тапшырган. Калган укучылар “БДИны тапшыра алмаячакларын” аңлап, мәктәпне имтихан кампаниясе башланыр алдыннан ташлап киткән.
Министрлыкта мәктәпне ябу законнарга туры килә, укучыларны башка белем бирү оешмаларына күчерү планлаштырыла, дип саныйлар. Мәктәп бинасын өстәмә белем бирү учреждениесенә тапшырачаклар.
Гутман билгеләвенчә, шәһәр хакимияте вәкилләре мәктәп ябылу уңаеннан ата-аналар белән очрашкан һәм “аларның күпчелеге белән уртак тел тапкан”.
Фото: activityedu.ru
Чыганак: Кызыл Тың